Пхном Чисор - Камбоджада, Такео Провинциясендә, Самраонг районында, Ровиенг коммунасында, Док Пор авылында 133 м биеклектәге калкулык. Ул Пномпеньдан 42 км көньякта калкып тора.

Гыйбадәтханә Калкулыкның өстендә борынгы Кхмер гыйбадәтханәсе бар. Гыйбадәтханә 11-енче гасырда латерит һәм кирпечләрдән, киселгән комташ тоташтыргычлар белән төзелгән булган.cambodia-travel.com Phnom Chisor Аны Кхмер Империясе патшасы Сурьяварман I төзегән,Higham, C., 2001, The Civilization of Angkor, London: Weidenfeld & Nicolson, ул Ведик Брахманизм тарафдары булган. Гыйбадәтханә Һинд дине Ходайларына Шива һәм Вишнуга багышланган. Гыйбадәтханәнең беренче атамасы Шри Сурьяпарвата булган, бу "Сурья" тавы дигәнне аңлата.

Калкулыкның астында баскычлар астында Сон Ревеанг исемле бина бар, ул хәзер Буддизм табыну урыны буларак кулланыла, һәм тагын Тонле Ом бар, ул гыйбадәтханәнең барайсы.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар Angkor Temple Guide: Phnom Chisor Indra at Phnom Chisor

Төркем:Һинд дине