Мөхәммәтҗан Хөсәен улы Хөсәенов (1756-1824) — 1789 елда Уфада мөселман дини җыелышы оештырылгач, аңа хакимият тарафыннан билгеләнеп куелган беренче мөфти. Мөхәммәтҗан Хөсәенов сәүдәгәрләр нәселеннән, төп йорты Уфа губернасының Солтанай авылда булган. Бохарада Мир Араб мәдрәсәсен тәмамлаган.
Яшь чагында рус армиясендә офицер булып хезмәт иткән. Аны мөфти итеп куйганда армиядәге хезмәтләре искә алынган дип нигез бар.
1824 елның 18 июнендә (1239 һиҗри) Уфадагы үз йортында вафат. Кабере Атҗитәр авылы янындагы утары янында. Ул барысы 34 ел һәм 10 ай мөфтилек иткән.
Моны да карагыз Фатыйма Хөсәенова, кызы.
Төркем:Мөфтиләр Төркем:1824 елда вафатлар Төркем:1756 елда туганнар Төркем:Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлаучылар