Алсу Каюмова, Алсу Салихҗан кызы Каюмова (Вәҗиева) (1978 елның 20 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Аксубай районы, Яңа Ибрай) — Камал театры актрисасы (2000 елдан), Татарстанның атказанган артисты (2015), «Тантана» премиясе лауреаты (2024).
Тәрҗемәи хәле 1978 елның 20 октябрендә Татарстан АССР Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туа. 2000 елда Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен (хәзер институт) тәмамлагач, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында хезмәт итә башлый.
Башкарган рольләренең кайберләре Анна — «Урланган мәхәббәт» И. Франко Кызбикә — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» Н. Исәнбәт Асия — «Казан егетләре» М. Гыйләҗев Миләүшә — «Саташкан сандугач» Р. Зәйдулла һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2015 — Татарстанның атказанган артисты 2024 — «Тантана» премиясе — «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Камал театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Дуслар җыелган җирдә» спектаклендәге Саҗидә роле өченР. Мөхәммәтова. Икенче пландагы иң яхшы рольләр өчен «Тантана» премиясе лауреатлары билгеле. Татар-информ, 27.03.2024 Гаиләсе Ире — Камал театры актеры Рамил Вәҗиев (1973, Яр Чаллыда туган), ТР атказанган артисты.
Искәрмәләр
Әдәбият Октябрь аенда кабынган йолдызлар. Алсу Каюмова. . «Сөембикә», 2018 ел, октябрь, 63нче биттә. ISSN 0869-1398
Сылтамалар
Алсу Каюмова. Камал театры сайты
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары