«Нур-Ислам» мәчете — Казанның Авиатөзелеш районы Муса Бигиев урамында урнашкан гыйбадәтханә.
Мәчет төзелеше 1989 елда башланып китә һәм 1990 елда тәмамлана. Проектның авторы билгесез. Манарасы алты яруслы, алты почмаклы, төп үзенчәлеге шунда: өч яруста түгәрәк балконнар бар. Мәчет ике заллы итеп эшләнгән.
Беренче имам-хатыйбы төзелешне оештырып җибәргән Вафа Гыйләҗи улы Гыйләҗиев (1924-1990).
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар Нияз Бишбалта. «Нур-Ислам» мәчете. «Шәһри Казан», 27.08.2018.
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча мәчетләрТөркем:Казан мәчетләре Төркем:Казанның Муса Бигиев урамы