Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Мөҗәһит Заһит (Мирзаһит) улы Әхмәтҗанов (псевдонимы Мөҗәһит, 1950 елның 15 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Түреш — , ) — балалар язучысы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1995 елдан). Татарстанның атказанган укытучысы (2001). «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (2007), А. Алиш (2010), С. Сөләйманова (2012), Ш. Галиев (2021) исемендәге премияләр лауреаты. Мөслим районының Мактаулы . Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2021).

Тәрҗемәи хәле

1950 елның 15 декабрендәӘхмәтҗанов Мөҗәһит. Татарстан Язучылар берлеге Татарстан АССР Мөслим районы Түреш авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. Укуын Күбәк урта мәктәбенә йөреп дәвам итә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган (1973). Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәт үтә. Армиядән Мөслимгә кайта һәм Уразмәт авылы мәктәбендә директор урынбасары була, башлангыч хәрби әзерлек фәнен укыта. Район комсомол комитетына икенче сәркатип итеп сайлана. Комсомол, фирка органнарында 6 – 7 ел эшләгәннән соң, 1982 — 1995 елларда ― Мөслим урта мәктәбе директоры, аннан соң татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Лаеклы ялга кадәр ул балалар укыту эше белән шөгыльләнә.

Мөҗәһит Әхмәтҗановның үз сайты ( muzagit.ru ) бар, ул анда төрле яңалыклар, Мөслим районының күренекле шәхесләре турында мәгълүмат туплап бара.

Балалар язучысы, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов 2026 елның 17 октябрендә, 76 яшендә вафат булган.https://matbugat.ru/news/?id=52531

Иҗаты Әдәби иҗатын балаларга багышлаган шагыйрь. Балалар өчен язган шигырьләре теленең авылчан гадилеге, ихласлыгы белән аерылып тора. 5 – 6 сыйныфларда «Яшь ленинчы» газетасы (хәзерге «Сабантуй»), «Ялкын» журналы белән языша башлый. Район газетасына авылдашларының тормышы турында даими язып тора. Түреш авылында шагыйрь Харрас Әюпов, Камал театры актеры Наил Әюповның булуы аңа илһам өсти. Барлыгы аның 40тан артык китабы дөнья күргән. Гарәп хәрефләрен өйрәнүчеләр өчен «Күңел нуры», «Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы» исемле уку әсбаплары, туган авылы турында тарихи очерк һәм Мөслим төбәгеннән чыккан каләм ияләре турында биографик белешмә, Мөслим районындагы фольклор ансамбльләре турында «Мөслимем җәүһәрләре», Мөслим авылындагы мәчетләр, мәдрәсә, мәктәпләр тарихына багышланган «Кыңгыраулы мәктәп еллары» исемле китаплар авторы.

Китаплары

Гаиләсе

Әтисе Мирзаһит (1918—1996), әнисе Җүәйрә. Бертуганнары Камил, Әлфия. Хатыны Бания, укытучы. Уллары Алмаз, «Агромастер» җәмгыятендә эшли; Азат, Мөслим район советы аппараты җитәкчесе; Айдар, Айдар Фәйзрахмановның фольклор ансамблендә баянчы. Оныклары Булат, Зөлфәт, Алинә, Ләйсән, Ләйлә, Әминә Лилия Шәймиева. Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Шагыйрь, укытучы, әти. «Авыл утлары», 24.03.2017

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

2001 — Татарстанның атказанган укытучысы 2007 — «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале 2010 — Абдулла Алиш премиясе 2012 — Саҗидә Сөләйманова премиясе Мөслим районының Мактаулы 2021 — Шәүкәт Галиев премиясеРәмис Латыйпов. Чын йөрәктән йөргән «Көмеш кыңгырау» юбилее: «Без үзебезгә алмаш әзерлибез». Интертат, 14.04.2021 2021 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе ― татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өченИлюзя Абульханова. На Сабантуе в Муслюмовском районе вручили награды Всемирного конгресса татар. БТК сайты, 02.07.2021 2025 — «Әдәбияттагы казанышлары өчен» мактау билгесе ( иң югары бүләге)

Искәрмәләр

Сылтамалар muzagit.ru Шәхси сайты Гөлинә Гыймадова. Язучы заманнан бер адым алда барырга тиеш (әңгәмә). «Ватаным Татарстан», 11.04.2014 Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Әхмәт Дусайлының шәхси порталы Мөҗәһит. Татар электрон китапханәсе

Моны да карагыз Мөҗәһит Әхмәтҗанов «Түрешем» җырын башкара. YouTube (видео, 3:37)

Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татарстан шагыйрьләре Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Балалар язучылары Төркем:Татар теле укытучылары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган укытучылары Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Абдулла Алиш премиясе лауреатлары Төркем:Шәүкәт Галиев премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале лауреатлары