Вальхалла () — германия мәдәнияте чыгышлы күренекле тарихи шәхесләр дан залы. Дунай елгасы сул як ярында, Регенсбургтан (Бавария, Алмания) 10 км көнчыгышка таба урнашкан.

Скандинавия һәм немец мифологиясе нигезе буенча Вальхалла үлгән соң көрәштә һәлак булган батырлар яшәү урыны. Бу урныга батыр кызлар — Валькириялар белән тапшырыла.

Бина неоклассицизм стилендә, борынгы Греция гыйбадәтханә күчермәсе, архитектор Лео фон Кленце белән төзелде.

Бу архитектор Россияда Петербургта Яңа Эрмитаж бинасын төзү эшләре белән, бина авторы буларак танылган.

Вальхалла күләме Афин Акропольдагы Парфенон размерлары белән уртаклаша: озынлыгы 48,5 м тәшкил итә, киңлеге — 14 м, һәм биеклеге — 15,5 м.

Вальхаллада Россия белән бәйле һәм германия мәдәнияте чыгышлы 4 кешеләр: Екатерина II (Автор — скульптор Вредов (), 1831 елWalhalla. Amtlicher Führer. Herausgeber Staatliches Hochbauamt Regensburg. 2001. Bernhard Bosse Verlag Regensburg), Фельдмаршал Барклай де Толли (автор — скульптор Виднман (), 1841 елWALHALLA.Amtlicher Fuerer. Herausgeber Staatliches Hochbauamt Regensburg. 2001. Bernhard BosseVerlag Regensburg), Фельдмаршал Миних, Граф Дибич-Забалканский скульптуралары бар.

Walhalla, Amtlicher Führer, Hrsg. Staatliches Hochbauamt Regensburg, 1998, Bernhard Bosse Verlag Regensburg

Искәрмәләр

Төркем:Алмания мәдәнияте