Нерон Клавдий Цезарь Август Германик (, 15 декабрь 37 — 9 июнь 68Светоний. Нерон, 9., туганда бирелгән исеме — Луций Домиций Агенобарб ( лат. Lucius Domitius Ahenobarbus) — Юлий-Клавдийлар нәселеннән булган соңгы Рим императоры, 54 елның 13 октябреннән идарә итә башлый.

Шулай ук Сенат прицепсы, трибун (), Ватан атасы (), Бөек понтифик () (55 елдан башлап), биш мәртәбә консул (55, 57, 58, 60, 68 елларда).

Үлү вакытына булган тулы титуллар исемлеге: император Нерон, Клавдий Цезарь Август Германик, Бөек понтифик, трибун хакимияте кулына 14 мәртәбә, император хакимияте 13 мәртәбә тапшырылган, биш тапкыр консул, Ватан атасы (IMPERATOR • NERO • CLAVDIVS • CAESAR • AVGVSTVS • GERMANICVS • PONTIFEX • MAXIMVS • TRIBVNICIAE • POTESTATIS • XIV • IMPERATOR • XIII • CONSVL • V • PATER • PATRIAE).

Килеп чыгышы

Луций Домиций Агенобарб тумышы белән Домиций исемле плебейлар нәселеннән була. Светоний сөйләүенә караганда, булачак императорның бабалары кискен холыклы булулары белән аерылып торалар, чын римлыларга хас яхшы якларга һәм кимчелекләргә ия булалар.

Домицийлар нәселе ике ыругка бүленгән була, алар-Кальвинннар һәм Агенобарблар. Икенчеләренең кушаматы (лат. «Җирән сакаллы») легенда буенча, Луций Домиций ике игезәк егет белән очрашканнан соң барлыкка килә. Бу игезәкләр аңа Римга ниндидер мөһим җиңү турында җиткерергә кушалар һәм, үзләренең изгеләр икәнлеген исбат итү өчен, Домицийның чәчләренә кагылып, җирән төскә кертәләр. Бу җирән чәчләре аның балаларына да күчә. Неронның бабалары җиде тапкыр консул, ике тапкыр цензор, бер мәртәбә триумфка лаек булалар һәм, ахыргы чиктә, аларны патрицийлар рәтенә кертәләр. Аның бабаларының берсе- Гней Домиций Агенобарб турында Лициний Красс менә нәрсә ди: ”Аның бакыр сакалына шаккатасы да юк, әгәр ки теле- тимер, ә йөрәге кургаш булгач.”Светоний. Нерон, 2.

Неронның бабасының атасы гореф- гадәтләргә һәм “Алла кушканнарга” каршы килгән өчен Юлий Цезарьны судка тартмакчы була. Август идарә иткән вакытларда триумфлы күренекле хәрби җитәкче булган бабасы, Луций Домиций Агенобарб, б.э.к. 16 елда консуллык һәм шушы елда ук, Сенний законы нигезендә, патрицийлык ала.Дион Кассий. Римская история, 10a, 1—3. Аның малае, Гней Домиций, 32 елдагы консул, 28 елда Тиберий боерыгы буенча, Октавиан Августның оныкчыгы Юлия Агриппинага өйләнә. Тугыз елдан аларның беренче балалары- Луций Домиций туа. Светоний сөйләүләренә караганда, малайның әтисе дусларыннан котлау алгач: “Миннән һәм Агриппинадан кешелек дөньясына кайгы һәм курку китерерлек бәндә генә туа ала,”- дип җавап бирә.

Балачак

Император Тиберий үлеп ярты ел үткәч, Луций Домиций дөньяга аваз сала. Бу вакытта аның әнисе Агриппинаның бертуган абыйсы Калигула яңа Рим императоры булып игълан ителә. Агриппина күп вакытын абыйсы янында сарайда үткәрә. Бу вакытта яшь Нерон анасыннан 30 яшькә өлкәнрәк булган атасы янында гомер итә. Алар Анций (хәзерге Анцио шәһәре) белән Рим арасындагы виллаларында яшиләр.

39 елда Калигула үзенең сеңелләрен һәм аларның сөяркәсе Лепидны үзенә каршы заговор оештырып, тәхетне тартып алырга теләүдә гаепләп чыга.

Әгәр заговор барып чыккан булса, Луцийның киләчәктә легетим император була алачагын Агриппина алдан ук күрә. Чөнки ул сөяркәсе Лепидка кияүгә чыкса, аның үз балалары булмаганлыктан, Луций Домиций бердәнбер нәсел дәвачысы һәм мирасчы булып калыр иде. Ләкин заговор барып чыкмый, һәм, кыска вакытлы суд нәтиҗәсендә, Марк Эмилий Лепид үлемгә хөкем ителә. Агриппина һәм Юлия Левиллаларны Тиррен диңгезендәге Понтин утрауларына сөрәләр. Аларның милкен Калигула тартып ала һәм сата. Аларга теләсә нинди ярдәм күрсәтү тыела. Үзләрен туендыру өчен бертуган кызлар диңгез төбеннән суүсемнәр җыеп саталар.

Гней Домиций Агенобарб аның тормыш иптәше актив рәвештә катнашкан заговор ачылуына карамастан, улы белән бергә Римда яки үзләренең шәһәр читендәге виллаларында яшәвен дәвам итә. Әмма 40 елда ул водянка белән авырып Пирги шәһәрендә вафат була Светоний. Нерон, 5. (хәзер Санта-Маринелла коммунасы, Санта Севера авылы, Италия). Аның барлык милке Калигулага күчә. Кечкенә Нерон туган апасы Домиция Лепида Кечкенәгә тәрбиягә бирелә.

Бер елдан соң, 41 елның 24 гыйнварында, Калигула баш күтәргән преторианнар тарафыннан үтерелә. Хакимияткә аның озак вакытлар акылга тулы түгел дип саналган туган абыйсы Клавдий килә. Яңа император сөргендәге туганнарын — Агриппина һәм Юлия Ливиллаларны сөргенлектән кире кайтара. Әмма Агриппинаның барлык милке тартып алынган, ә ире вафат булганлыктан, аның кайтырга урыны булмый. Шул чакта Клавдий Агриппина белән Гай Саллюстий Пассиен Криспны никахлаштыра. Моның өчен Гай Саллюстийга беренче хатыны, Неронның тагын бер туган апасы — Домиция Лепида Өлкән белән аерылышырга туры килә.

Гай Саллюстий — Римда хакимиятле һәм хөрмәтле кеше, ике тапкыр консул булып сайланган. Агриппина һәм Нерон белән бергә алар Римда яши башлыйлар. Гәрчә башта Агриппина сәясәттән тулысынча аерымланса да, Мессалина — Клавдийның хатыны шул вакытта ук аны үзенең, ә Неронны малае Британникның җитди көндәше итеп күрә. Мессалина Пассиен Криспа йортына Неронны йоклаганда буарга тиешле яллы кеше үтерүчеләр җибәрә. Ләкин риваять буенча, Неронның йокысын саклаучы еланны күреп шаккаталар һәм качалар. Мессалина анана соң да Агриппина һәм Неронны юкка чыгарырга омтылышларын дәвам итә, әмма Клавдий нигәдер бу очракта үз хатынының теләген хупламый.

47 елда Гай Саллюстий вафат була. Рим буенча шунда ук Агриппина ирен байлыгына хуҗа булу өчен агулаган дигән имеш- мимешләр тарала. Криспа үлгәннән соң, аның бердәнбер варислары булып Нерон һәм Агриппина кала. Агриппина халык арасында бик популярлаша. Саллюстия үлгәч, аның тирәсендә Мессалинадан канәгать булмаган кешеләр даирәсе туплана. Алар арасында киләчәктә Агриппинаның сөяркәсенә әйләнгән казна идарәчесе Марк Антоний Паллас та була.

48 елда Мессалина заговор оештырып, Клавдийны хакимияттән читләштермәкче һәм сөяркәсе Гая Силийга тәхетне бирмәкче була. Әлеге заговор Клавдий тәхетне үз малае Британникка түгел, ә Неронга калдырырга мөмкин дигән курку хисе нәтиҗәсендә эшләнә. Әмма бу эш барып чыкмый һәм Мессалина белән Силий үлемгә хөкем ителәләр.

Мессалина үлеменнән соң Паллас Клавдийга яңа хатын итеп Агриппина кандидатурасын тәкъдим итә. Шулай ук аның кандидатурасын Тиберий Клавдий Нарцисс- Мессалинаны фаш иткән һәм кулга алган тагын бер йогынтылы ирекле куәтли. Мессалина үлеменнән соң малае Британник тәхетне алса, үзеннән үч алачагын Тиберий яхшы аңлый. Башта Клавдий икеләнә. Әмма Палласның, нигездә, нәселне ныгыту турындагы үгетләре, шулай ук Агриппинадагы дәрт, үҗәтлек һәм матурлык үлчәүне дәрес якка авыштыралар. Ул вакытка Агриппинага 33 яшь була. Плиний Өлкән аны «матур һәм абруйлы хатын-кыз, әмма кансыз, хакимияткә үрелүче итәргә яратучы, амбициоз һәм аяусыз» дип сурәтли. Шулай ук Плиний аның уңыш китерә дип саналган бүренеке кебек казык тешләре булганлыгын да язып калдырган. Император: «Ризалашам, чөнки бу-минем кызым, үзем тәрбияләгән, минем алдымда туып үскән...»- дигән сүзләр белән ризалаша. 49 елның 1 гыйнварында Клавдий һәм Агриппина өйләнешәләр.

Нәсел дәвамчысы

Әле император хатынына әйләнгәнче үк, Агриппина Клавдийның кызы Клавдия Октавия белән үзенең ерак туганы Луций Юний Силан Торкват арасындагы никахны боза. Цензор Луций Вителлий белән бергә алар Силанны Юния Кальвинаның сөяркәсе булуда гаеплиләр, ә ул вакытта Юния Вителлийның малае — Луцийда кияүдә була.

Силан үз- үзенә кул салырга мәҗбүр була, ә Кальвина Луций белән аерылыша һәм читкә куыла. Шул рәвешле Клавдия Октавия Нерон өчен иреклегә әйләнә. Соңрак, 54 елда, Агриппина, Нероннан үч алмасын өчен, Силанның өлкән абыйсы Маркны үтерергә боерык бирә.

50 елда Агриппина ирен малае Неронны уллыка алырга күндерә. Луций Домиций Агенобарб хәзер Нерон Клавдий Цезарь Друз Германик дигән исем ала. Клавдий аны рәсми рәвештә варисы итеп таный, шулай ук үзенең кызы Клавдия Октавия белән кавыштыра. Шул ук вакытта Агриппина яшь варисны укытыр өчен стоицизм тарафдары Сенеканы сөргенлектән кайтарта. Неронның философ остазлары арасында Эг шәһәреннән Александр сирәгрәк телгә алына.

Ул вакытта Агриппинаның төп эшчәнлеге малаеның позицияләрен ныгытуга юнәлгән була. Ул моңа дәүләт эшләренә үз кешеләрен урнаштыру исәбенә ирешә. Аның императорга йогынтысы зур булганлыктан, бу эш җиңел бара. Шулай итеп, преториан гвардиясенә префект урынына Неронның тәрбиячесе булып эшләгән галл — Секст Афраний Бурр билгеләнә.

Агриппина Британникны хакимияткә булган барлык хокукларыннан мәхрүм итә һәм патша даирәсеннән читләштерә. 51 елда ул Британникның остазы Сосебийны атарга боера, чөнки теге Агриппинаның эшчәнлеге белән риза булмый. 53 елның 9 июнендә Нерон Клавдиягә өйләнә. Әмма император Агриппинага өйләнүенә үкенә башлый. Ул Британникны кабат үзенә якынайта, аны хакимияткә әзерли башлый, Нерон һәм Агриппинага карата хисләре суына. Моны күреп, Агриппина Неронга хакимиятне тизрәк алырга кирәклеген аңлый. 54 елның 13 октябрендә Клавдий Агриппина алып килгән гөмбәләрне ашап агулана. Хәер, кайбер антик тарихчылар Клавдийны табигый рәвештә үлгән дип санаганнар.

Идарә итүнең беренче еллары

Нерон һәм Агриппина

Клавдийның үлеме көнне преторианнар Нерона император дип игълан итәләр. Бу көнне ул Нерон Клавдий Цезарь Август Германик исеме һәм империя белән чиксез хакимлек итү хокукы ала.

Беренче елларда бик яшь булганга, император тулысынча Агриппина, Сенека һәм Бурра йогынтысы астында яши. Агриппина хәтта рәсми чараларда император белән янәшә утырырга теләк белдерә (әйтик, илчеләрне кабул итү), ләкин Сенека гына хәлне коткарып кала.

55 елда яшь Нерон беренче тапкыр Агриппинага каршы чыгыш ясый. Сенека һәм Бурр императорга булган Агриппина йогынтысыннан булмыйлар, һәм элеккеге союздашлар арасында каршылыклар барлыкка килә. Шул ук вакытта Нерон Клавдия Акта белән якыная. Бу дуслыкны үз файдаларына кулланырга мөмкинлеген белеп алгач, Сенека белән Бурр аларны алга таба куәтлиләр.

Агриппина исә моңа каршы тора һәм сөеклесе улы Неронны элеккеге кол белән бәйләнеше өчен халык каршында битәрли . Әмма Нерон аның йогынтысына инде бирешми. Ул вакытта Агриппина башбаштаклык күрсәтә, Британникны законлы император дип игълан итәргә җыена. Әмма аның фикерләре барып чыкмый. 55 елның февраль аенда Британник, Нерон күрсәтмәсе буенча, агуланып үтерелә.

Шуннан соң остазларының сүзенә колак салып, Нерон анасы Агриппинаны үзе һәм Октавия турында ялган сүзләр сөйләүдә гаепли һәм аны сарайдан куа. Агриппина барлык өстенлекләр һәм тән сакчыларыннан мәхрүм ителә. Агриппина улын туктатырга теләгәч, тегесе: ”Син китмәгән очракта, үзем хакимияттән баш тартам һәм Родоска юнәләм”- ди. Агриппинадан соң Паллас та сарайдагы урынын югалта.

Палласның куылыуы баштарак Сенека һәм Буррга җиңү кебек тоеласа да, соңрак аларга да  яла ягыла. Бурр белән Палласны заговор оештырып, хакимиятне Фавст Корнелий Сулла Феликска тапшырырга теләүдә, ә Сенеканы дәүләт акчасын саксыз тотуда гаеплиләр. Тик Сенеканың ораторлык сәләте ярдәмендә, Бурр белән икесе тулысынча акланалар, хәтта сарайдагы урыннарын да саклап калалар. Нерон бу адымы белән үзенең тулысынча бәйсез һәм дәүләт белән идарәгә өлгергәнен күрсәтә.

58 елда Нерон белән Рим нобилететы вәкиле, игелекле, акыллы һәм матур Поппея Сабина якынаялар. Бу вакытта Поппея Неронның дусты һәм булачак император Отонда кияүдә була. Агриппина бу кызны хакимият өчен көрәштә көчле кәндәше итеп күрә . Ул барлык көче белән Неронны Клавдия Октавиягә, яки Актага кайтарырга тырыша. Әмма Нерон Отонны читкә куа. Поппея балага узгач, үз хатыныннан аерыла һәм 12 көннән соң аңа өйләнә. Бу хәлләр 62 елда була.

58 елда Агриппина малаен хакимияттән куып, дәүләтне Гай Рубелий Плавт кулына тапшырырга тели дигән сүзләр тарала. Плавт анасы ягыннан Тиберийның туры дәвамчысы була. Бу турыда белгәч, Нерон үз анасын үтерергә карар кыла.

Нерон анасын өч тапкыр агулап карый, чәнчергә дип кеше җибәрә, хәтта йоклаганда бүлмәсенең стеналарын җимерергә маташа. Ләкин бәхет елмаю нәтиҗәсендә, Агриппина исән калаПублий Корнелий Тацит. Анналы, XIV, 3—7..