Фьорд, шулай ук фиорд () — текә, биек кыялы ярлары коры җиргә унар-йөзәр км га эчкә кереп торган култык. Скорсби — дөньядагы иң озын фьорд (озынлыгы 204 — 350 км, иңе 1,5 — 6 км, тирәнлеге 1245 — 1450 м). Норвегиянең Гейрангер-фьорд ярында урнашкан Гейрангер бистәсендә Фьорд музее эшли.

Этимология Борынгы норвег телендәге фьорд һәм бухтаны аңлатучы «vikingr» сүзеннән «Викинг» сүзе килеп чыккан.

Барлыкка килүе

Фьордлар бозлыкның диңгез астында каласы төбе шуышканда кырганнан соң, елгаларның үзәннәрен һәм тектоник иңкүлекләрне диңгез басуы нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр.

Тасвирлама Фьордларның буе иңенә караганда (уннарча тапкыр) озынрак. Фьордлар тар, тирән сулы (су тирәнлеге 1000 м га җитә), профиле тагаракка охшап тора. Ярларын озын (кайвакыт тармакланган), текә, биек кыялар хасил итә. Плейстоцен бозлануына дучар булган югары киңлекләрдәге яр буйлары өчен хас күренеш.

Урнашуы

Дөньяда фьордлар күп урнашкан 4 район билгеле: Норвегия, Чили, Яңа Зеландия, Төньяк Американың көнбатыш яр буйлары. Шулай ук Шотландия, Исландия, Швеция, Гренландия, Скандинавия, Аляска, Утлы Җир архипелагында очрыйлар. Шпицберген, Яңа Җир, Канада Арктика архипелагы һәм Антарктида ярларында бар. РФнең Кола һәм Чукотка ярымутрауларында очратып була. Әдрән диңгез (Адриатик диңгез) яр буенда (Хорватия) фьордлар күп.

Кайбер фьордлар АтамасыУрнашуыОзынлык (км)Киңлек (км)Тирәнлек (м)СкорсбиГренландия35061450Согне-фьордНорвегия219, (204)61308Хардангер-фьордНорвегия18310750Тронхеймс-фьордНорвегия13724600Нур-фьордНорвегия1135565Кола култыгыРФ577300Милфорд-СаундЯңа Зеландия193390Портленд Канал (ингл.)Аляска (США)1453385Лох-Фин (ингл.)Шотландия (Бөекбритания)65СагенейКвебек (Канада)120530

Галерея

Сылтамалар ЭСБЕ | Фьорд, морская бухта Норвежские фьорды. Сайт туроператора "Веселый ветер"

Искәрмәләр

Төркем:Фьордлар Төркем:Рельефның бозлык формалары Төркем:Рельефның океан һәм яр буе формалары