Кристен Җонстон (, 1967 елның 20 сентябре, АКШ, Колумбия округы, Вашингтон) — АКШ кино, театр актрисасы. Ике мәртәбә «Эмми» премиясе лауреаты (1997, 1999).

Тәрҗемәи хәле 1967 елның 20 сентябрендә АКШның Вашингтон шәһәрендә туган. Висконсин штаты Милуоки округы үзәге Милуоки шәһәрендә мәктәпне тәмамлагач, Нью-Йорк университетының Tisch School of the Arts мәктәбендә драматик сәнгать белгечлеге буенча бакалавр дәрәҗәсе ала.

Актерлык карьерасы Нью-Йорктагы офф-бродвейОфф-бродвей — Нью-Йоркта 100—490 тамашачыга исәпләнгән кечкенә театр театрларында башлана. 1994, 2007, 2011 елларда мәшһүр театр премиясе булган Drama Desk Award премиясенә тәкъдим ителә.

1996 елда Бони Тернер иҗат иткән «Third Rock from the Sun» (, 1996—2001) телесериалында төп рольне — лейтенант Салли Соломон ролендә уйнарга чакыралар. Уңышлы башкарган әлеге роль өчен «Комедия телесериалында икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә ике мәртәбә «Эмми» премиясенә лаек була, «Алтын глобус» һәм АКШ киноактерлар гильдиясе премиясенә тәкъдим ителә Кояштан соң өченче планета. IMDb.

АКШ телепродюсеры Даррен Бэннет Стар иҗат иткән «Sex and the City» (, 2004) телесериалында уйнаган Лекси Фитхерстон роле, АКШ кинорежиссеры Майкл Крайтон иҗат иткән «Emergency Room» (, 2005) картинасында башкарган табибә Ева Пейтон роле дөньякүләм танылу китерә.

Әдәбият 2012: Guts: The Endless Follies and Tiny Triumphs of a Giant Disaster., Gallery Books, ISBN 978-1451635065 Сентябрь аенда кабынган йолдызлар. Кристен Җонстон. «Сөембикә», 2017 ел, сентябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар Kristen Johnston. IMDb Kristen Johnston. Internet Broadway Database

Искәрмәләр

Төркем:АКШ кинематографы актрисалары Төркем:АКШ телевидение актрисалары Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:«Эмми» премиясе лауреатлары Төркем:Нью-Йорк университетын тәмамлаучылар