Касса́ндра Пе́терсон (, 1951 елның 17 сентябре, АКШ, Канзас, Мәнһәттен) — АКШ кино актрисасы, биюче, җырчы. Кино һәм телевидениедә уйнаган Elvira, Mistress of the Dark () образы аша киң танылу алган.
Тәрҗемәи хәле
1951 елның 17 сентябрендә АКШның Канзас штатында Мәнһәттен шәһәрчегендә туган, Колорадо штатының Колорадо-Спрингс шәһәрендә үскән. Балачагында, яшьтәшләреннән аермалы буларак, убыр, җен-пәриләр белән мавыга. Яшь ярым вакытта кухняда тәненең 35 % ын кайнар суга пешерә. Яшүсмер чагында ук гей-барда гоу-гоу () стилендә биюче булып эшли. Генерал Уильям Дж. Палмер урта мәктәбен тәмамлагач (1969), Лас-Вегаска китә һәм «The Dunes» казиносында шоу-гёрл булып урнаша. «Лас-Вегас тарихында иң яшь шоу-гёрлз катнашучысы» буларак, Гиннессның рекордлар китабына эләгә. Аның биюен актер һәм җырчы Элвис Пресли (1935—1977) күреп ала һәм кинорежиссер Гай Һэмилтонның британ суперагенты Җеймс Бонд турында «Diamonds Are Forever» (, 1971) фильмында кечкенә (эпизодик) рольдә уйнарга чакыра.
1970 еллардан Италиядә яши һәм «I Latins Ochanats» рок-төркемендә әйдәүче җырчы булып чыгыш ясый. Италия кинорежиссеры Федерико Феллининың «Roma» (, 1972) фильмында кечкенә рольдә уйный.
Америкага әйләнеп кайткач, «Mammas Boys» музыкаль комедия төркеме белән ил буенча төнге клубларда һәм гей-дискотекаларда чыгыш ясап йөри. 1979 елда Лос-Анджелеста «The Groundlings» импровизацияләр труппасына керә һәм шунда Эльвира - Караңгылык хакиме () образын тудыра.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1988 елда Saturn Award () номинанты. 1988 елда Golden Raspberry Awards () премиясе номинанты. 2001 елда Лос-Анджелеста узган Silver Lake () кинофестивале премиясе лауреаты.
Гаилә хәле Ире (1981—2003 елларда) — шәхси продюсеры Марк Пирсон (). Кызлары Сэди Пирсон (, 12.10.1994)
Әдәбият Сентябрь аенда кабынган йолдызлар. Кассандра Петерсон. «Сөембикә», 2016 ел, сентябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398
Сылтамалар Кассандра Петерсон. IMDb Эльвираның рәсми сайты Эльвира фанатлары сайты
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:АКШ актрисалары Төркем:АКШ кинематографы актрисалары Төркем:АКШ телевидение актрисалары Төркем:Шәхесләр:АКШ Төркем:XXI гасыр актрисалары