Мортыш — Татарстан Республикасының Тукай районында 2020 елда юкка чыгарылган авыл. Географиясе Мортыш Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 181 чакрым, ә район үзәге Чаллыдан көньяк-көнбатышка таба 34 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарих XVII гасырга караган, заманында татарлар һәм керәшеннәр яшәгән авыл. 2014 елдан кеше яшәмәгән. Юкка чыгару тарихы 2008 елда авылда яшәүчеләр Мортыш елгасының пычрануына зарлана башлаган, соңрак анда һава һәм туфракның да пычрануын ачыклаганнар. Авыл санитар-яклау зонасына керә, хакимиятләр анда имин яшәү өчен шартлар тудырып булмый дип таба. 2020 елда торак пункт урнашкан җир ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды милкенә тапшырыла. Территория санитар-саклау зонасы (ТАНЭКО) өчен алынган. Әлеге вакытка авылда 11 торак йорт һәм төзелеп бетмәгән ике йорт, шулай ук 13 җир участогы калган булган. Аларны суд тәртибендә алганнар. Җир участоклары өчен акча аларның хуҗаларына күчерелгән. Кешеләренә Чаллыда яки Түбән Камада фатирлар бирелгән, компенсацияләр түләнгәнВ Татарстане полностью ликвидируют деревню. Радио Свобода, 10.12.2020Под Челнами снесут целую деревню: «Жить там люди больше не будут». chelny-biz.ru, 9.12.2020. 2024 елның 29 мартында Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары Тукай районының Иштирәк җирлегендәге Мортыш авылын юкка чыгару өчен тавыш биргән. Авыл рәсми рәвештә Татарстан картасыннан да юкка чыгарылганГоссовет Татарстана официально стер с карты деревню-призрак в Тукаевском районе. Набережные Челны Life ВКонтакте, 29.03.2024. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.

Төркем:Татарстанның юкка чыккан торак пунктлары