Илгиз Кадергулов, Илгиз Раян улы Кадергулов (, шулай ук Ҡыҙырғолов «Башинформ» МА, 22.02.2017, 1976 елның 4 ноябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, БАССР, Ишембай районы, Байгуҗа) — физика галиме, физика-математика фәннәре докторы (2014), БР Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе ректоры (2017 елдан).
Тәрҗемәи хәле 1976 елның 4 ноябрендә БАССР Ишембай районы Байгуҗа авылында туган. Ишембай районы Кинҗәбулат урта мәктәбен (1993), «физика» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетының физика факультетын (1998, аерым билгеле дипломга), БДУ аспирантурасын (2001) тәмамлый. Физика-математика фәннәре кандидатлыгына (2000, вакытыннан алда) һәм докторлыгына (2014) диссертацияләр яклый.
Хезмәт юлы 1998 елдан — Молекула һәм кристаллар физикасы институтында стажер -тикшерүче.
2001 елдан — Башкорт дәүләт университетында: теоретик физика кафедрасы ассистенты, өлкән укытучысы, 2005 — 2006 елларда — доцент.
2006 елда БР хөкүмәте аппаратының мәгариф һәм фән бүлегенә баш белгеч итеп чакырыла.
2006 елдан — Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясендә: 2006 — 2009 елларда — уку эшләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча проректор.
2009 — 2010 елларда — БР мәгариф министрлыгы каршындагы Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү идарәсе башлыгы Ильгиз Раянович Кызыргулов. «Образование: путь к успеху» газетасы, 02.02.2010.
2010 — 2011 елларда — БДУның Стәрлетамак филиалы директоры.
2011 — 2012 елларда — Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе ректоры (академия БДУга кушылганчы).
2012 елдан янәдән БДУда: 2012 — 2013 елларда — тәрбия эшләре буенча проректор, 2013 — 2015 елларда — уку эшләре буенча проректор, дәүләт идарәсе Кече академиясе директоры.
2015 — 2017 елларда — БДУның Нефтекамадагы филиалы (452681 БР, Нефтекама, Тракт урамы, 1) директоры.
2017 елның февраленнән — БР Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе () ректоры Әлим Фәезов. Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясендә — яңа ректор. «Башинформ» МА, 22.02.2017.
Гыйльми эзләнүләр өлкәсе Теоретик физика. Антисегнетоантиферромагнетикларда магнитоэлектрик дулкыннар. 156 фәнни хезмәт һәм укыту-методик әсбап авторы.
Гаиләсе Өйләнгән, өч баласы бар.
Сылтамалар Кызыргулов Ильгиз Раянович. Сайт БАГСУ БДУның Нефтекама филиалы Kizirgulov. Илгиз Кадергулов блогы
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча физиклар Төркем:Физиклар-теоретиклар Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Ректорлар Төркем:Вуз укытучылары