Ләлә Сабирова, Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (кыз фамилиясе Гыймадиева, 1947 елның 1 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Дөбъяз районы, Мәмдәл) — балалар язучысы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1997), Татарстанның журналистлар (1988) һәм язучылар (1995) берлекләре әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова (2013), Абдулла Алиш (2025) исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1947 елның 1 мартында Татарстан АССР Дөбъяз (1963 елдан Яшел Үзән, 1965 елдан Биектау)Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 районының Мәмдәл авылында җиде балалы укытучылар гаиләсендә туган. Мәмдәл урта мәктәбен (1964) Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе. «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталы, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын (1969) тәмамлаган.

1969 — 1971 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр.

1971 — 1988 елларда Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә укытучы, директор урынбасары.

1988 елдан Казанда. «Яшь ленинчы» газетасының (1990 елдан «Сабантуй» газетасы, 2014 елдан «Сабантуй» журналы) әдәби хезмәткәре, җаваплы сәркатибе, баш мөхәррир урынбасары, 1995 — 2014 елларда баш мөхәррир.

1960 елларда беренче хикәяләре «Колхозчы» исемле район газетасында, «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналында күренә. Нәниләр өчен язган кыска хикәяләре 1964 елда «Тылсымлы таяк» исемле күмәк җыентыкта басыла.

Китаплары Кызарган алмалар. К.: ТКН, 1986. Мыеклы фәрештә.К.: ТКН, 1999. Бер уч борчак. К.: ТКН, 2016. ISBN 978-5-298-03104-2 Ике әни һәм математика. К.: ТКН, ?

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1997 — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 2013 — Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты В Альметьевске состоялось вручение литературных премий им. С. Сулеймановой. VolgaNews.Ru, 24.10.2013 2025 — Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатыРузилә Мөхәммәтова. Әдәби премия лауреатлары билгеле. Татар-информ, 23.01.2025 Искәрмәләр

Әдәбият Мартта кабынган йолдызлар. Ләлә Сабирова. «Сөембикә», 2017 ел, март, 63нче бит. Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәлек. К.: «Мәгариф», 2004.

Сылтамалар

Сабирова Ләлә. Матбугат.ру Ләлә Сабирова. Әхмәт Дусайлының шәхси порталы Кыска хикәяләре online «Татарстан» журналы сайтында «Куллары йомшак иде» хикәясе. «Сөембикә» журналы сайтында «Бер уч борчак» хикәясе. «Казан утлары» журналы сайтында

Моны да карагыз

Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар журналистлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Укытучылар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Абдулла Алиш премиясе лауреатлары