Равѝл Гарәфетдѝн улы Сәйфетдѝнов (14 октябрь 1938 — 10 февраль 2018) — татар шагыйре, педагог, публицист, дин әһеле. Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы.
Тәрҗемәи хәле Сәйфетдинов Равил Гарәфетдин улы 1938 елның 14 октябрендә Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында туган. Урта мәктәпне бетергәч, 1956—1961 елларда Казан дәүләт университетында укыган.
1961—1963 елларда Самара өлкәсендәге Гали урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән. 1963—2007 елларда берөзлексез Мулла Иле мәктәбендә хезмәт иткән: авыл мөгаллиме буларак, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, алман теле, гарәп теле, дин тарихы фәннәрен укыткан. 1968—1970 елларда — завуч, 1971—2000 елларда мәктәп директоры булган.
Равил хәзрәт Сәйфетдин 2005 елдан алып Мулла Иле мәчете имам-хатыйбы вазифаларын башкарды. 2017 елда рухи-әхлакый традицияләрне үстерүдә, тынычлык һәм конфессияара килешүне ныгытуда зур көч куйганы өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
2018 елның 10 февралендә вафат.http://yashel-uzan.ru/news/yashәesh/tatarstanny-atkazangan-ukytuchysy-vafat
Библиографиясе Кичке шәфәкъ. Шигырьләр җыентыгы // Казан, 2001 Мулла Иле моңнары. Шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр җыентыгы. // Казан, 2010 Бәхет үзәне: шигырьләр, поэма // Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014 Аксакал язмалары. Шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр җыентыгы // Казан, 2017
Бүләкләре СССР мәгариф министрлыгының Мактау Грамотасы Татарстанның атказанган укытучысы (1998) Россиянең мәгариф отличнигы Хезмәт ветераны Рухи-әхлакый традицияләрне үстерүдә, тынычлык һәм конфессияара килешүне ныгытуда зур көч куйганы өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты
Искәрмәләр
Сылтамалар
Р. Сәйфетдинов. Гөлсем өйгә кайтадыр — «Безнең мирас» журналы, 2015. Әнәс Гайзуллин. Бәхет үзәне хуҗасы... — Matbugat.ru дайджест-порталы, 2015.
Моны да карагыз
Төркем:Педагоглар Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Мәгариф өлкәсендә мактаулы исемнәр Төркем:Татарстанның атказанган укытучылары Төркем:Яшел Үзән районында туганнар Төркем:Татар дин әһелләре Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар