Тенор Дамир Закиров (1984) белән бутамагыз. Дамир Закиров, Дамир Солтан улы Закиров (Дамир Султанович Закиров; 1959 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан ― 2025 елның 27 ноябре, РФ, Мари Ил, Йошкар-Ола) ― драма актеры, Г. Константинов исемендәге академия рус драма артисты. Мари Республикасының атказанган артисты (2025).

Тәрҗемәи хәле 1959 елда Казанда елга флоты хезмәткәре гаиләсендә туган. Дүртенче сыйныфта укыганда якындагы Мәдәният сараендагы цирк студиясенә йөри башлаган, акробатика, гимнастика нигезләрен һәм башкаларны өйрәнгән. Энесе Әмир белән акробат-эксцентриклар дуэтын төзегәннәр. Мәскәүдә Дәүләт цирк һәм эстрада сәнгате училищесына укырга керә алмагач, елга пароходчылыгы техникумына укырга кергән. Техникумда укыган вакытта үзешчән халык театрына йөргән. Казан театр училищесына укырга кергән, анда В. Качалов исемендәге Казан академия рус драма театрының танылган актерларыннан белем алган. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлаган. Артист бүленеш буенча Көнбатыш Казакъстандагы Уральск шәһәренең А. Островский исемендәге рус драма җибәрелгән (баш режиссер ). Бер елдан армиягә киткән. Армиядән соң Казанга кайтып, В. Качалов исемендәге рус драма театрына (труппа тулы булу сәбәпле) сәхнә эшчесе (монтировщик) булып эшкә урнашкан, спектакльләрдә сирәк кенә массовкада уйнаган. Йошкар-Оладан килгән театр режиссеры дипломлы артистка үзенең театрында эшләргә тәкъдим иткән. Артист әүвәл зур булмаган эпизодларда уйнаган, ләкин әкренләп аңа Константинов эрерәк рольләрне ышанып тапшыра башлаган. «Редькин эффекты» спектаклендә негрны, «Эдит Пиаф» спектаклендә яшь сөяркәне уйнаган (РФ халык артисты белән), театрның барлык спектакльләрендә дә диярлек мәшгуль булган. Ижауга күчеп киткән, әмма анда театрга алмаганнар. Тубыл шәһәренең П. П. Ершов исемендәге драма 3 ел эшләгән (шунда вакытта өйләнгән). Гаиләсе белән Таҗикстанга (Чкаловск, хәзерге Бөстан шәһәренә) киткән, аннары Себергә күчкән: Минусинск , Златоуст театрында хезмәт иткәнДамир Закиров. МТС Live. 1999 елдан 2025 елга кадәр ― Йошкар-Оладагы Г. Константинов исемендәге академия рус драма театрында. Әлеге театрдагы соңгы эшләре арасында: «Ике ук»та нәсел башлыгы, «Мценск өязе леди Макбеты»нда Борис Тимофеевич һәм «Сладострастники»да Паисий атакай.

Артист уникаль иҗади диапазонга ия булган, бертигез көч һәм ышандырырлык итеп сәхнәдә үткен характерлы һәм комедияле, шулай ук тирән драматик образларны гәүдәләндергән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2025 ― Мари Республикасының атказанган артистыДарья Петуненкова. Стала известна причина смерти актера Дамира Закирова. Аргументы и Факты, 28.11.2025.

Шәхси тормышы Хатыны Галина Александровна, драма актрисасы.

Вафаты 2025 елның 27 ноябрендә каты авырудан вафат булганСергей Черных. «У него была онкология четвертой стадии»: актер Дамир Закиров скончался после ухода из жизни мамы. thevoicemag.ru, 29.11.2025

Искәрмәләр

Сылтамалар Марина Оленева. Заслуженный артист Марий Эл Дамир Закиров: «Самая моя любимая роль ― это Дед Мороз». Марийская правда, 21.11.2019 Дамир Закиров. Кино-Театр.Ру

Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:XXI гасыр актерлары Төркем:Татарстан актерлары Төркем:Мари Ил актерлары Төркем:Россия театр актерлары Төркем:Мари Ил Республикасының атказанган артистлары