Бу сынчы-рәссам турында мәкалә, табиб турында биредән укыгыз. Рөстәм Хәсәнов, Рөстәм Аяз улы Хәсәнов (Рустем (РустэмПамяти Николая Калинушкина (1948-2004). Башкирский государственный художественный музей имени М. В. Нестерова) Аязович Хасанов; 1961 елның 3 апреле, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) — сынчы-рәссам, педагог, РФ һәм БР Рәссамнар берлеге әгъзасы (2001 елдан). Уфа дәүләт сәнгать институтының рәсем сәнгате кафедрасы профессоры (2025 елдан), доцент. БР атказанган рәссамы (2016), Салават Юлаев премиясе лауреаты (2026).

Тәрҗемәи хәле 1961 елның 3 апрелендәХасанов Рустэм Аязович (Уфа). РО ВТОО "Союз художников России" Республики Башкортостан Уфа шәһәрендә зыялылар гаиләсендә туган. Әтисе — инженер, әнисе — чит телләр укытучысы. 1983 елда Уфа авиация институтының авиацион двигательләр факультетын тәмамлаган. «Скульптура» белгечлеге буенча махсус белемне Уфа дәүләт сәнгать академиясенең сынлы сәнгать факультетында алган (профессор Н. А. Калинушкин остаханәсе; 2001).

Уфа дәүләт сәнгать институтының рәсем сәнгате кафедрасында 2002 елдан бирле эшли: рәсем, пластик анатомия, академик скульптура, пластик модельләштерү фәннәрен алып бара, 2019 елдан — доцент, 2025 елдан – профессор вазифаларын башкаручы. Укыту эшчәнлеге чорында 11 студенты скульптура буенча төрле халыкара һәм бөтенроссия конкурсларында һәм фестивальләрендә 1—3нче дәрәҗә лауреат булган. Шәһәр, республика, төбәк, бөтенроссия конкурсларында катнаша, күргәзмәләр, боз скульптурасы буенча халыкара фестивальләр призеры. «Каһым-түрә» һәйкәленең иң яхшы проектына республика конкурсында Гран-при иясе (2005, Уфа). Уфа шәһәре командасы составында «боз» номинациясендә халыкара кар һәм боз скульптурасы фестивальләре лауреаты (1998, 1999, 2000, Пермь). БР Салават районы Малаяз авылында «таштан скульптура» Республика симпозиумында (2004), Уфада бетон буенча «Айгөл иле» шәһәр симпозиумында (2012), БР Салават районында «Янгантау» курорты территориясендә курортның 75 еллыгына багышланган «Таштан скульптура» Бөтенроссия симпозиумында (2012) катнашкан. Әсәрләр югарыда аталган торак пунктларның паркларында һәм скверларында урнаштырылган. Уфада Ф. И. Шаляпинга багышланган архитектура-скульптура ансамбле (2001—2006, архитектор К. А. Донгузов) һәм Уфада Р. Нуриев исемендәге бинасында Р. Нуриевка мемориаль такта авторы (2013). 1996 елдан — республика, төбәк һәм Бөтенроссия, шул исәптән махсус (скульптура), күргәзмәләрендә катнашып киләПамяти Николая Калинушкина (1948-2004). museum-nesterov.ru.

Хезмәтләре Фәнни басмаларда 2 авторлык фәнни мәкаләсе, 2 уку әсбабы, «Яшь скульпторларның Бөтенроссия конкурс-фестивале» авторлык кереш мәкаләсе белән альбом-каталог басылып чыккан.

Иҗат эшләре Иҗат өлкәсендә станок һәм монументаль скульптура һәм ике үлчәмле компьютер графикасы жанрында эшли.

«Карга» (1996—1997), «Тулган ай» (1997). Медальләр сериясе: «Врубель», «Леонардо» (1996—1998), «Песи» (1997), «Еланнар биюе» (1999), «Көн уртасы» (2003), «Океан» (боз, 1998), «Ай сукмагы» (1999). Ф. И. Шаляпин һәйкәле (мәрмәр, 2001—2002) һ. б.

Әсәрләре М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда, Россиядә һәм чит илләрдә (Төркиядә) шәхси җыентыкларда саклана.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2014 — РФ Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы — мәдәният үсешенә зур өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен 2022 — сынлы сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Башкортстан Республикасының Нестеров исемендәге Дәүләт премиясе 2026 — Салават Юлаев премиясе — «41 нче ел хатын-кызлары» («Труженицы тыла в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.») «Труженицы тыла в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» һәйкәле өчен (төркем эчендә) Азат Гиззатуллин. Радий Хабиров вручил госпремии имени Салавата Юлаева. Башинформ, 9.10.2026

Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Гөлнур Рәшит кызы Галимова, белеме буенча рәссам.

Искәрмәләр

Сылтамалар Памяти Николая Калинушкина (1948-2004). museum-nesterov.ru Хасанов Рустем Аязович. Уфимский государственный институт искусств имени Загира Исмагилова

Төркем:ССРБ скульпторлары Төркем:Башкортстан рәссамнары Төркем:Башкортстан скульпторлары Төркем:Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның атказанган рәссамнары