Ләйсән Ильясова, Ләйсән Риф кызы Ильясова, кыз фамилиясе Сөнәгатова (Лейсан Рифовна Ильясова; 1982 ел, СССР, РСФСР, БАССР, Октябрьский) — җырчы, «Казан шәһәр филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең концерт бүлеге артист-вокалисты (солисты), халыкара конкурслар лауреаты. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2026).
Тәрҗемәи хәле 1982 елда Башкортстан АССРның Октябрьский шәһәрендә туган. Туу турында таныклыкны Төмән өлкәсе Нефтеюганск районы Мамонтово бистәсендә (1989 елдан Пыть-Ях шәһәре эчендә) алганИз интервью с Ляйсан Сунагатовой. Татарча видео һәм җырлар Вконтакте, 25.11.2014. 4 яшендә гаиләсе белән Октябрьский шәһәренә кире кайтканнар. Музыкага барлык туганнары да тартылган: әбисе яшь чагында үзешчән сәнгатьтә катнашкан, бабасы баянда яхшы уйнаган. Бертуганы Гөлназ. 9нчы сыйныфта укыганда параллель рәвештә Октябрьский музыка училищесында (көллият) әзерлек курсында укыган (укытучысы Галия Закирҗан кызы Мусина). 2003 елда Казан дәүләт консерваториясенә укырга керү өчен Казанга килгән. С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залына билет тикшерүче булып эшкә урнашкан. Беренче курстан соң Салават Фәтхетдиновта тыңлау узган, ул аны 15нче концерт сезоны кысаларында «Салават» җыр театрында чыгыш ясарга чакырган. Уңышлы чыгышлардан соң җәй көне аны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга күчергәннәр. 2005 елда «Ягымлы яз» студентлар конкурсында катнашкан. 2007 елда әлеге югары уку йортының театр бүлеген «эстрада актеры» классы буенча тәмамлаган. Уку вакытында бер үк вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә дә эшләгән. Бу яхшы мәктәп булган: ул үзе генә дә, коллектив составында да, шул исәптән Мәскәүнең Чайковский залында да чыгыш ясау мөмкинлеге алган. Соңрак автор-башкаручы Зөфәр Хәйретдинов аңа үзешчән иҗатын үстерергә һәм аның концертларында чыгыш ясарга тәкъдим иткән. Зөфәр Хәйретдинов — җырчының репертуарындагы күп җырлар авторыЛейсан Сунагатова в 2003 году приехала в Казань. Казанская городская филармония Вконтакте, 23.10.2019.
2007 елдан, студент чагында ук, «Казан шәһәр филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең концерт бүлегендә эшли башлаган Лейсан Сунагатова (Ильясова). Солисты-вокалисты. Казанская Филармония. Филармониянең концерт программаларында һәм шәһәр чараларында даими катнаша. Россия буйлап һәм якын чит илләрдә чыгыш ясый. Аның клиплары һәм видеоязмалары «Мәйдан», «Татарстан-Яңа Гасыр», «ТМТТV» телеканалларында, шулай ук «Яңа Гасыр» һәм «Татар радиосы» радиоларында трансляцияләнә.
Репертуарында халык җырлары — «Гөлҗамал»», «Сахралар», «Салкын чишмә», «Ай былбылым», «Авыл көе»), татар классик композиторлары (Р. Яхин, С. Садыйкова) әсәрләре һәм хәзерге заман авторлары (З. Хәйретдинов, О. Усманов, Л. Батыр-Болгари, Л. Мәхмүтова, И. Зәйнетдинов) җырлары бар. Җырчы табигый сөйкемлелеге һәм артистлыгы аркасында һәр җырны зур булмаган моноспектакльгә әверелдерә белә.
2024 елның 22 февралендә «Чулпан» мәдәни үзәгендә үзенең беренче шәхси — «сольный» концертын тәкъдим иткәнИлзирә Хәйруллина. Ләйсән Сөнәгатованың тәүге концерты: «Күптән куярга тиеш иде! Юлында Ильясов чыкты да...». Интертат, 27.02.2024.
Фильмография 2008 — «Яланаяклы кыз» сериалы (ТНВ каналы, режиссер Нурания Җамали) — Алсу «Яланаяклы кыз»дагы Алсу: «Бик начар роль башкардың, кызым» - диделәр». Ватаным Татарстан, 23.11.2024.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2001 — «Урал моңы» (Уфа) конкурсы лауреаты 2002 — «Дуслык моңы» (Нефтекамск) халыкара конкурсы лауреаты 2024 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасыАлып баручы Айрат Ильясовның хатыны, җырчы Ләйсән Сөнәгатованың сөенече бар. Интертат, 29.12.2024 2026 — Татарстан Республикасының атказанган артисты — музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Указ Раиса Республики Татарстан № 582 от 18.07.2026 «О присвоении почетного звания Заслуженный артист Республики Татарстан»
Шәхси тормышы Кияүдә. Ире шоумен, «Эссе» төркеменең элеккеге солисты Айрат Ильясов (1985 елгыАйрат Ильясов Вконтакте, 3 яшькә яшьрәкИлгизә Галиуллина. Ләйсән Сөнәгатова: «Айрат миннән 3 яшькә яшьрәк тә әле». Шәһри Казан, 20.01.2024) Ләйсән Сөнәгатова телевидениедән югалуының сәбәбе турында. Интертат, 13.01.2023. Өч кызы (Ралина, Эльвина һәм Аделина) Ләйсән Сөнәгатова белән Айрат Ильясов «Сораштыргалаштыргалау» тапшыруында. Rutube видео, 00:35:10 «Һади Такташ, 121» күчемсез торак милекчеләре ширкәте (үзе торган йорт, ) идарәсе рәисе (2019 елның маеннан)Илгизә Галиуллина. Ләйсән Сөнәгатова суд юлында: Мине кешенекен алма, үзеңнекен бирмә, - дип өйрәттеләр. Шәһри Казан, 09.10.2025.
Искәрмәләр
Сылтамалар Илгизә Галиуллина. Ләйсән Сөнәгатова: «Сезне яратмадык шул», - дип әйтүчеләр булды. Шәһри Казан, 18.01.2024 Лейсан Сунагатова – Тәрәзәңә ай килер
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Казан шәһәр филармониясе