Телеуен (шулай ук уен тамашасы дип тә атала) — сюжетның төп элементы ярыш яки уен булган телевизион шоу төре. Телевизион уенда катнашучылар бер-берсе белән, яисә алып баручы белән яки телевизор караучылар белән көч сынашырга мөмкин.
Тарихы Телевизион уеннарның алдагылары радио уеннар тапшырулары була, анда, гадәттә, катнашучы алып баручының соравына дөрес җавап бирергә тиеш булган. 1940—1950 елларда шул ук форматтагы уен тапшырулары телевизорда күрсәтелә башлый, һәм шунда ук зур популярлык казана. АКШта иң популяр тапшыруларның берсе булып «Кем 64 мең доллар отарга тели?» («Кто хочет стать обладателем 64 тысяч долларов?» тапшыруы була (), «Егерме бер» () һәм «Дотто» ().
1958 елда рейтинглар артыннан куганда «Дотто» яңа телеуены продюсерлары катнашучыларга дөрес җаваплар әйтеп биргәннәре ачыклана. Бу телетапшыруның ябылуына һәм башка популяр телевизион уеннардагы берничә шундый җәнҗалга китерә. Нәтиҗәдә, телевидение компанияләре интеллект һәм эрудиция белән бәйле булмаган уен-шоу форматларына күбрәк игътибар бирә башлыйлар: «Бәясен тап» («Угадай цену», ), «Серсүз» («Пароль», ) һәм башкалар.
СССРда да шундый ук программалар барлыкка килә: башта «Күңелле сораулар кичәсе» («Вечер весёлых вопросов», 1958), аннары 1961 елда «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» («Клуб весёлых и находчивых») оештырыла, анда катнашучылар белемдә генә түгел, ә зирәклектә дә көч сынашалар. 1975 елда СССРда иң популяр телевизион уен сериалларының берсе булган «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» («Что? Где? Когда?») чыгарыла. Программада катнашучылар командасы тамашачылар алдан җибәргән сорауларга бергәләп җавап бирәләр.
Телеуеннарның классификациясе
Роже Кайуа фикеренчә, уен тамашаларын гадәти уеннар кебек үк классификацияләргә мөмкин:
Ярыш уеннары (соревновательные) Комарлы уеннар (азартные) Актерлык уеннары (актёрские, mimicry) Психологик уеннар (психологические)
Ярыш уеннары Ярыша торган телевизион уеннарда катнашучылар билгеле бер осталыкта яки күнекмәләр җыелмасында — эрудиция, реакция, көч һәм башкалар буенча көч сынашалар. Моңа телевизион уеннарның күпчелеге керә: спорт ярышлары тапшырулары: «Зур узыш» («Большие гонки»), «Боҗра патшасы» («Король ринга»); музыкаль уеннар: «Көйне тап» («Угадай мелодию»), «Син җырлый аласыңмы?» («Можешь? Спой!»); музыкаль конкурс тапшырулары: «Халык артисты» («Народный артист»), «Син супер йолдызсың» («Ты — суперстар»), интеллектуаль телевизион уеннар: «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» («Что? Где? Когда?»), «Үзеңнең уеның» («Своя игра»), һәм шулай ук исән калу («шоу на выживание» тапшыруы форматы «Соңгы герой» («Последний герой».
Комарлы уеннар Комарлы телеуеннарның төп факторы булып очраклылык тора, нәтиҗә уңышка бәйле. Мисаллар булып «Интуиция», «Барысы да бергә каршы» («Один против всех») хезмәт итә ала.
Актерлык уеннары Mimicry разрядындагы уеннар катнашучыга «үзенә иллюзор персонаж булырга һәм үзен тиешенчә тотарга, үз шәхесен кырыйга куеп торырга һәм ясалма рәвештә чит кеше буллып күрсәтергә» тәкъдим ителә. Еш кына бу тип спорт элементы белән ярашырга мөмкин, мисаллар булып «Один в один!», «Точь-в-точь», «Мафия».
Психологик уеннар Бу төр уенда катнашучылар төрле физиологик йогынтыларга дучар булалар, бу аларның чынбарлыкны тотрыклы кабул итүен боза — курку, баш әйләнү һәм башкалар булырга мөмкин. Мисаллар арасында «Курку факторы» («Фактор страха»), «Форт Боярд», «Табигый сайлау» («Естественный отбор» уеннары бар.
Сәнгатьтә
1994 елда 1958 елгы «Дотто» телевизион уен-шоуы тирәсендәге җәнҗалга багышланган «Телевикторина» фильмы чыга. 1958 елда «Премия за риск» дип аталган кыска хикәя яза, анда телевидение тапшыруларының киләчәге турында сөйләнә. Соңрак бу хикәяне Стивен Кинг «Бегущий человек» (1982) романына үзгәртә. Шундый ук исемле фильм да барлыкка килә (1987). Аның сюжеты булып үлемле «Бегущий человек» уены тора. Роман һәм фильмдагы вакыйгалар 2017 елда бара.
Искәрмәләр
Төркем:Телевидение