ПлейСтейшн (инглиз. PlayStation; япон. プレイステーション; код исеме: ПСикс (PSX); кыскача: ПС; инглиз. PS) — Sony Computer Entertainment тарафыннан булдырылган һәм чыгарылган йорт уеннар консоле. Ул 1994 елның 3 декабрендә Япониядә, 1995 елның 9 сентябрендә Төньяк Америкада, Ауропада 1995 елның 29 сентябрендә һәм башка төбәкләрдә соңрак чыккан. Консольләрнең бишенче буыны буларак, ПлейСтейшн нигездә Nintendo 64 һәм Сега Сатурн белән ярышкан.
Төркем:Гаммәви мәдәният Төркем:Йорт уен консольләре Төркем:ПлейСтейшн (бренд)