Бу 2002 елгы санак уены турындагы мәкалә. 2020 елгы ремейк турындагы мәкалә өчен Мафия: Соңгы басма мәкаләсен карагыз. Санак уеннары сериясе турындагы мәкалә өчен Мафия (санак уеннары сериясе) мәкаләсен карагыз.

Мафия: Лост-Хевен шәһәре (инглиз. Mafia: The City of Lost Heaven; яки гади Мафия; инглиз. Mafia) — Иллюжн Софтворкс тарафыннан булдырылган һәм Гадеринг оф Девелоперс тарафыннан чыгарылган 2002 елгы сугышчан-маҗара уены. Уен Microsoft Windows өчен 2002 елның августында чыккан һәм соңыннан 2004 елда ПлейСтейшн 2 һәм Иксбокс платформаларына портланган. 1930 еллардагы Лост-Хевен исемле уйлап табылган АКШ шәһәрендә урнашкан хикәя гангстерга әверелгән Томас Анджелоның Сальери җинаятьчел гаиләсендә үрләве һәм төшүе турында сөйли.

Тәнкыйтьчеләр Мафия’нең Windows’тагы юрамасын җылы кабул иткәннәр һәм уенның катлаулы хикәясен һәм реализмын мактаганнар, ә шул ук вакытта ПлейСтейшн 2’гә һәм Иксбокска чыккан басмалар катнаш бәяләр алган. Уен 2К Чех тарафыннан булдырылган һәм 2010 елның августында чыккан Мафия II исемле беренче дәвамы белән башланган Мафия сериясен башлады. Hangar 13 серия өчен өстәмә өч уен уйлап тапты: 2016 елның октябрендә чыккан Мафия III исемле дәвамы, 2020 елның сентябрендә чыккан Мафия: Соңгы басма исемле беренче уенның ремейкы һәм 2025 елның августында чыккан Мафия: Туган як.

Уен барышы

Мафия’нең барышы үзенә машиналар йөртүне кертә (нигездә гади А ноктасыннан Ә ноктасына сәфәрләр һәм кайвакыт кугыннар һәм узышлар). Калган өлеш өченче зат күренешен кулланган хәрәкәткә һәм атышка нигезләнгән, ә алар үзләре кат-сценалар аша бер-берсенә бәйле. Шәһәрдән һәм авыл җиреннән тыш, уенчыларга шулай ук шәһәр аэропорты, музей, чиркәү, кунакханә, ташландык төрмә, рестораннар һәм Дон Сальериның бар-рестораны тәкъдим ителә. Аерым бүлекләрдә һава торышы һәм тәүлек вакыты төрле була ала, әмма һәр миссия дәвамында вакыт һәм һава торышы үзгәрми.

Уенчы Мафия’дә 51 машинаны шәһәр аша йөртә ала, ә уенчы төп режимнан соң ачыла торган өстәмә режимны узганда, шул машиналарга 19 өстәмә машина (алар арасында 5 узыш машинасы) өстәлә ала. Автомобильләр исемлеге әкренләп ачыла – уенның башында 1920-еллардагы модельләр шәһәр урамнарында йөри, ә 1930-елларның башындагы модельләр соңыннан пәйда була. Барлык транспорт чаралары тиешле чордагы чын машиналарга нигезләнгән, әмма аларның исемнәре һәм кыяфәте лицензион мәсьәләләр аркасында үзгәртелгән.

Полиция уенчылар тизлекне арттыру һәм кызыл утка чыгу кебек бозулар өчен тоткарлый, ә бәрелешләр уенчы идарә иткән каһарманга зыян китерә. Лост-Хевен тимер юлының трамвае һәм метрополитены кебек үк башка транспорт чаралары ачык булса да, уенчы аларны юлчы буларак кына куллана ала, ә йөртү функциясе юк.

Алдан булдырылган зыян күргән модельләрне кулланган башка уеннарның машиналары белән чагыштырганда, Мафия үз барлык машиналарында диярлек катлаулы зарар физикасын куллану өчен танылган, бигрәк тә чын вакыттагы деформацияләү өчен. Кечкенәрәк һәм көчсезрәк машиналар үз чын аналогларыннан ныграк булса да, зур бронялы машиналар белән чагыштырганда зыяннан тизрәк ватыла һәм ниһаять шартлый. Бер үк төрнең башка уеннары белән чагыштырганда, монда күбрәк реализм бар: ягулык тартмасын тишәргә, двигательне кызып китү һәм трансмиссияне ватарга кебек мөмкинлекләр бар. Тәрәзәләр, көпчәкләр, алгы фаралар һәм бамперлар кебек үк күп тышкы детальне күпчелек автомобильләрдән йолкып алырга мөмкин, әгәр машина бәрелсә яки уенчы машинаны тупас (йодрык, бейсбол битасы) корал белән сукса яисә аңа атса.

Уенчы төп хикәяне тәмамлагач, “Экстремаль йөреш” (инглиз. Freeride Extreme) режимы ачылачак. Асылда, бу шул ук “Йөреш” (Freeride), әмма аның эчендә трюклы сикерүләр һәм өстәмә биремнәр бар, ә полициялеләр бөтенләй очрамыйлар. Өстәмә йөкләмәләр тартмаларны күчерү һәм гангстерларны үтерү кебек гади биремнәрдән чит планета корабын эзәрлекләү һәм билгеле тизлекне саклап шартлаткыч яшеренгән йөк машинасын идарә итү кебек экстремаль һәм кайвакыт мәгънәсез йөкләмәләргә үзгәреп тора.

Җитди һәм әһәмиятсез бозулар системасы Лост-Хевен Полиция Бүлеге (инглиз. Lost Heaven Police Department) билгеләнгән кануннарның үтәлүен күзәтә. Уенчының канун бозуын күреп, полициялеләр уенчыны “әһәмиятсез” һәм “җитди” бозулар өчен җаваплылыкка тарталар. Уенчы тизлекне арттыру һәм кызыл утка чыгу сыман әһәмиятсез бозулар өчен штраф түләргә мәҗбүр (Йөреш режимында 1.000 $, ә хикәя режимында акчалата бәя юк), ә физик һөҗүм итү һәм утлы коралларны күрсәтү кебек җитди бозулар өчен тоткарланачак яки полиция хезмәткәрләре белән атышырга мәҗбүр булачак. Дүрт эзлекле әһәмиятсез бозу “җитди” бозу буларак кабул ителә. Уенчы никадәр җитди кануннар бозса, полиция шулкадәр күбрәк уенчыны тоткарларга тырышачак. Максималь дәрәҗәдә полициялеләр уенчыны зарарсызландырырга тырышып шиналарны тишүче тасмалар белән киртәләр төзиләр һәм үз машиналары артыннан аталар.

Сюжет

Урнаштырылыш

Мафия'нең вакыйгалары Коры канунның (инглиз. Prohibition) соңгы елларда (1930-еллар) АКШда урнашкан Иллинойсның уйлап табылган Лост-Хевен (инглиз. Lost Heaven) исемле шәһәрендә уза. Көнбатыш һәм Көнчыгыш елгалары шәһәрне өч төп өлкәгә бүлә: сәнәгый биналар, төп порт һәм чин һәм итальян иммигрантлары яшәгән төбәкләр урнашкан Көнбатыш Ягы (Изге Питер яр буенда); елганы бүлгән һәм коммерция һәм муниципаль төбәкләр урнашкан Үзәк Утрау; һәм торак шәһәр яны, гетто, җанлы эшлекле төбәк, җирле кораллар кибете һәм стадион урнашкан Көнчыгыш Ягы (Изге Пауль яр буенда). Шәһәр гидроэлектр станциясен, халыкара аэропортны һәм узыш трассасын үз эченә алган авыл җирлеген тәкъдим итә. Уенның төп хикәясе үзе эченә ике мафия гаиләсен ала — өченче гаилә беткәч, шәһәр рэкетларын контрольдә тоту өчен сугышучы Сальери һәм Морелло гаиләләре. Ике төркемнән тыш, калада берничә кечкенә урам бандасы бар.

Шәһәрнең кыяфәте (шул исәптән архитектура, җәмәгать транспорты һәм истәлекле урыннар) күбесенчә тиешле чордагы чын АКШ калаларына нигезләнгән, шул исәптән Нью-Йорк, Чикаго һәм Лос-Анджелес. Урнаштырылышның мәйданы якынча 4.63 квадрат милен (12 км2) тәшкил итә.

Хикәя 1930 елның көзендә Сальери җинаятьчел гаиләсенә караган Поли һәм Сэм такси йөрткән Томми Анджелоны үзләренә дошман Морелло гаиләсенең тозагыннан качарга булышырга мәҗбүр итә. Томмига ярдәме өчен түлиләр һәм Дон Сальериның оешмасында эш тәкъдим итәләр. Башта ул баш тарта, ләкин Морелло гаиләсе әүвәлге төн өчен үч алып Томминың таксиен ваткач, Анджело Сальериның төркеменә керә һәм Донның турылыклы консильерие Фрэнк Коллетти идарә иткән шәһәр рэкетларында катнаша башлый.

1932 елда Томми Луиджи исемле Сальериның барменының Сара кызын урам гопникларыннан яклый һәм аның белән мөнәсәбәтләргә керә. Сальериның боерыгы буенча, Томми һәм Поли бандага үч ала, әмма Поли үтергән аларның башының куәтле һәм сатлык сәясәтченең улы булганын беләләр. Соңыннан Томмига Мореллога киткән бордельне шартлатырга һәм анда эшләгән мәгълүматны җиткерүчене бетерергә кушалар. Ләкин аны кисәткәч, Томми аңа качарга рөхсәт итә, чөнки ул Мишель исемле Сараның дусты иде, һәм аңа үз абый-энесен дәвалау өчен акча кирәк иде. Ул дәлилләрне яшерә һәм полициядән кача.

1933 елда Морелло Сальери гаиләсен бетерү өчен сәясәтченең булышлыгын ала. Томми, Поли һәм Сэм үзләренең бутлегинг операциясенә полиция һөҗүменнән соң исән калгач, Сальери Фрэнкның гаиләнең акчаны ювы дәлилләрен полициягә биргәнен белә һәм ирексез Томмига аны үтерергә куша. Мореллоның Фрэнкны шулай эшләргә мәҗбүр иткәнен белгәч, Том Фрэнкка үз гаиләсе белән илдән качарга ирек бирә һәм Сальерига каршы исбатларны алмаганчы дәлилләрне яңадан яшерә. Соңрак Томми Сарага өйләнә, һәм алар гаилә булдыралар.

1935 елда Коры канун беткәч, Сальери һәм Морелло гаиләләре яңа рэкетларга тармаклана. Сальериның хокукны саклаучы органнарны контрольдә тотырга тырышуын белгәч, Морелло аны үтерергә тырыша. Том аны яклаганнан соң, Сальери ачык сугышны игълан итә. Мореллоның сәяси көчен түбәнәйтү өчен сәясәтчене үтереп һәм аның һөнәри берлекләрне контролен какшату өчен Серджио исемле аның энесен үтереп, Томми Мореллоның халәтен йомшарта. Морелло каладан качарга тырышып, Том һәм аның дуслары аны үтерәләр, һәм сугыш бетә.

1938 елга Сальери гаиләсе Лост-Хевен рэкетларын тулысынча контрольдә тота һәм аңа каршы торган теләсә кемне дә бетерә. Том, Поли һәм Сэм конфискацияләнгән сигара әрҗәләре урларга ризалашалар. Әмма Томми һәм Поли әрҗәләр эчендә алмазларның ятканын беләләр һәм Сальерига әйтмичә банк таларга булалар. Эш уңышлы узса да, Том икенче көнне үз фатирында үтерелгән Полины таба, ә урланган акчаны тапмый. Томми вәзгыятьне ачыклар өчен Сэмга бара, ә Сэм Сальериның чит эш өчен Томны һәм Полины үтерергә кушканын белдерә һәм Мишельне һәм Фрэнкны үтерделәр дип әйтә, чөнки гаилә Томның элеккеге яшерен адымнарын фаш итте. Томми Сэмның тозагыннан исән булып чыга һәм аны үтерә, ләкин үз гаиләсен яшерергә мәҗбүр. Аларның куркынычсызлыгы өчен куркып, ул Сальери эшен тикшергән Тикшерүче Норман белән элемтәгә керә һәм үз ярдәмен тәкъдим итә.

Үз хикәясен сөйләгәч, Том үзенең Сальери гаиләсенә каршы күрсәтмәсен тәкъдим итә һәм алмаш буларак кыскартылган төрмә хөкемен һәм үз гаиләсен яклауны сорый. Норман ризалаша, һәм алга таба тикшерү һәм хөкемнәр Сальери гаиләсенең күпчелеген, шул исәптән Донын, төрмә хөкеменә китерде. Сигез ел төрмәдә утыргач, Томми шаһитларны яклау астында булган үзенең гаиләсенә кайта һәм алар башка шәһәргә күченәләр. Еллардан соң Томминың үткәне аны куып җитә, һәм ике яллы үтерүче Сальериның боерыгы буенча Томны аның өе алдында үтерә. Уен Томми әйткән монолог белән тәмамлана. Том дөньяның чын төзелешен аңлата һәм үзенең үз дуслары белән яхшы тормышны теләгәненә һәм йомгакта барысын да югалтканына үкенә. Ул барысында да алтын уртага якын калырга мөһим дип йомгаклый, чөнки тормыш барысын да бирә дә, кире ала да белә.

Җитештерү Әзерләү процессы 1998 елда башланган. Башта Гангстер (инглиз. Gangster) уенның код исеме иде, һәм уен үзе 1999 елгы Йөртүче (инглиз. Driver) уенына охшарга тиеш иде. Күпкулланучылы режимнар шулай ук планлаштырылган һәм җитештерү вакытында анонс ителгән, ләкин соңгы басмадан бөтенләй бетерелгән. Чыгу көне 2000 елда планлаштырылган. Башта Иллюжн Софтворкс 1999 елгы Яшеренгән & Куркыныч (инглиз. Hidden & Dangerous) нигезләнгән двигательне кулланган, әмма соңрак ЛС3Д’га (инглиз. LS3D) күченгән, чөнки әүвәлге двигатель булдыручыларның таләпләренә туры килмәгән. Двигательне үзгәртү аркасында уен планлаштырылган көннән 2 елга соңрак чыккан.

Мафия 2004 елда ПлейСтейшн 2’гә һәм Иксбокска портланган. Шәхси санактагы басманың кайбер үзенчәлекләре консоль портында пәйда булмаган: мәсәлән, Йөреш режимында полиция бөтенләй очрамый, ә уенның графикасы һәм гомуми реализмы калышкан.

Шәхси санак итальян юрамасы төрле тышлык белән аерыла.

Мафия: Махсус басма (инглиз. Mafia: Special Edition) фәкать Алмания базарына гына чыккан һәм 5000 күчермә белән чикләнгән. Ул үзе эченә төп уенны, стратегия буенча Прима (Prima) рәсми кулланмасын, Лост-Хевен Курьер (инглиз. Lost Heaven Courier) нөсхәсен, постерны, шарлы каләмне, блокнотны, открытканы һәм стикер битен кертә.

Хикәяне һәм теманы булдыру 1972 елгы Чукындырган ата (инглиз. The Godfather) һәм 1990 елгы Яхшы егетләр (Goodfellas) фильмнары төп кино мисаллары иде, чөнки уен җитдирәк һәм олырак булырга тиеш иде. Бай хикәя юлын ясарга теләп, җитәкче Даниэль Вавра уенның реализмын арттыру өчен драма, маҗаралар һәм юмор берләштергән. Уйлап табучылар төркеме баштан ук уенчыларга мафия белән көрәшүче полиция хезмәткәренең ролен тәкъдим итәргә җыенган. Даниэль Вавра уенның сценариен яза башлагач, бу фикердән баш тарткан.

Яңадан чыгу 2010 елның 7 сентябрендә Мафия 2К бренды астында Стимга чыккан, әмма 2012 елның кайсыдыр бер мизгелендә бетерелгән. 2017 елда Мафия GOG.com’га DRM’сыз чыгарылган һәм Стимга кайткан. 2017 елгы яңадан чыгу асылда бернәрсә дә үзгәртмәгән, ләкин музыкаль бизәлеш лицензион мәсьәләләр аркасында кыскартылган.

Кабул итү