Габдулла Тукай һәйкәле () — Татарстан Республикасы Актаныш районы административ үзәге Актаныш авылында 2017 елның 27 ноябрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (1886—1913) ачылган һәйкәл.

Тарих Актаныш мунипаль районы административ үзәге Актаныш авылында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл кую инициативасы җәмәгатьчелек ярдәме белән район җитәкчелегеннән чыкканВ Актаныше прошло ряд важных мероприятий. Актанышский муниципальный район, 27.11.2017В Актаныше открыли памятник Габдулле Тукаю. Актанышский муниципальный район, 28.11.2017.

2017 елның 27 ноябрендә һәйкәлне ачу тантанасы булган. Монумент Мәдәният һәм сәнгать паркында, Әлфия Авзалова исемендәге район Мәдәният сарае каршында урнаштырылган.

Ачылу тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия КогогинаВ Актаныше открыли памятник Габдулле Тукаю. Бизнес-Онлайн, 27.11.2017, Татарстан Язучылар берлеге рәисе (2016—2021) Данил Салихов, язучылар Вахит Имамов, Илфак Ибраһимов, Ләбиб Лерон, Айгөл Әхмәтгалиева, Әлфия Ситдыйкова, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, башка чакырылган кунаклар катнашкан һәм чыгыш ясаганСегодня в Актаныше состоялось открытие памятника великому татарскому народному поэту Габдулле Тукаю. «Агыйдел дулкыннары» Вконтакте, 30.11.2017.

Һәйкәл район өчен әһәмиятле объектка әйләнгән, чөнки ул иҗаты татар мәдәнияте үсешенә зур йогынты ясаган күренекле татар шагыйренә һәм җәмәгать эшлеклесенә багышланганВ Актаныше вспомнили Тукая. Парк культуры собрал к себе любителей стихов нашего района. culture.ru.

Һәйкәлнең авторы — Актаныш районының Яңа Әлем авылында 1958 елның 11 декабрендә туган Халит Хәмит улы Миңнегалиев. Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган, Казанның В. И. Ленин исемендәге мәдәният сараенда Культурно-досуговый комплекс имени В. И. Ленина (Копылов ур., 2а) баш рәссам булып хезмәт иткән. Төп хезмәтеннән тыш вакытларда сыннар ясау белән мавыккан. Актаныштагы Җиңү һәм Мәдәният паркындагы сыннар, Татарстандагы 5 Җиңү паркы, 15 авылдагы һәйкәлләр, 40 Советлар Союзы Герое, Социалистик Хезмәт Герое, атаклы шәхесләр бюстлары авторы. Паркларга, һәйкәлләргә кую өчен 120 мең Бөек Ватан сугышы яугирләренең исемнәрен таш плитәләргә язганФ. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш — туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. — Б.466..

Тасвирлама Скульптура китап тоткан шагыйрьнең тулы буйлы фигурасыннан гыйбарәт. Һәйкәл мәрмәр белән тышланган постаментка урнаштырылган. Аслыкның үзенә авыш итеп Г. Тукай дип язылган. Һәйкәлнең үзенчәлеге — Тукай кулында аның иҗади мирасы символы булган китап һәм каләм булуы.

Бүген һәйкәл районкүләм мәдәни чаралар уздыру урыны, әдәби очрашулар өчен мәйданчык, яшьләргә патриотик тәрбия бирү объекты, Актаныш авылының истәлекле урыны булып тораЛәйсән Газизова. Әлеге минутларда Габдулла Тукай һәйкәле янында районкүләм шигърият бәйрәме башланды. «Актаныш хәбәрләре», 26.04.2023.

Искәрмәләр

Сылтамалар Ләйсән Газизова. Әлеге минутларда Габдулла Тукай һәйкәле янында районкүләм шигърият бәйрәме башланды. «Актаныш хәбәрләре», 26.04.2023

Моны да карагыз Габдулла Тукай һәйкәле (Мәлләтамак)

Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Тукайга һәйкәлләр Төркем:2017 елда барлыкка килгәннәр