Кризис 3(инглиз. Crysis 3) — Crytek тарафыннан булдырылган һәм Electronic Arts тарафыннан чыгарылган 2013 елгы беренче зат шутеры. Уен Кризис сериясенең өченче төп өлеше һәм 2011 елгы Кризис 2’нең дәвамы. Уендагы күпкулланучылы режим Crytek UK тарафыннан булдырылды. Өчлекне(трилогияне) төгәлләгән Кризис 3’нең хикәясе нанокостюм йөртә торган Пәйгамбәр исемле солдатка һәм аның Альфа Цеф исемле Цеф расасының җитәкчесенә үч алуына игътибар юнәлтә. Уен барышы уенчыларга күптөрле мөмкинлекләр(мәсәлән, күренмәүчәнлек) бирә торган нанокостюмга игътибар итә. Кризис 3’кә кертелгән яңа функцияләр исемлеге үзенә “Эләктерү & Ташлау”(инглиз. Rip & Throw) мөмкинлеген, катлаулы җәя һәм уенчыларга дошманнарының җиһазларын хакерларга рөхсәт иткән механиканы кертә.
Кризис 2’дә тәкъдим ителгән шәһәр пейзажын һәм төп нөсхә Кризиста бирелгән урман ландшафтын берләштерергә тырышып, булдыручылар Кризис 3’нең вакыйгаларын постапокалиптик Нью-Йоркта урнаштырганнар. Уен “Җиде могҗиза”ны тәкъдим итә, аларның һәрберсенең уникаль ландшафты һәм тактик төзелеше бар. Кризис 2’нең сызыклылыгын тәнкыйтьләү аркасында уйлап табучылар уенчыларга күбрәк ирек бирү өчен дәрәҗәләр ачканнар. Алар шулай ук хислерәк сюжет ясау өчен күбрәк көч салганнар, ә хикәянең протагонисты Төбәк 9(инглиз. District 9) фильмының төп персонажына нигезләнгән. 100 кешедән торган төркем уенны 23 ай эчендә ясаган. Crytek UK исә уенның күпкулланучылы режимын булдырды.
2012 елда рәсми рәвештә анонс ителгән уен 2013 елның февралендә PlayStation 3, Windows һәм Xbox 360 өчен чыгарылды. Wii U өчен порт ясала иде, әмма Nintendo һәм EA арасындагы мөнәсәбәтләрнең мәсьәләләре аркасында баш тартылган. Чыккач, уен уңай күзәтүләр алган. Мактау кораллар сайлауга һәм кастомизациягә, менюларга, дәрәҗәләр дизайнына, графикага һәм күпкулланучылы режимга игътибар иткән, тәнкыйть исә сюжетка, озынлыкка һәм әүвәлге уеннар белән чагыштырганда искергән механикаларга юнәлтелгән. 66 миллион долларлы бюджет белән, уен 1 нче ай эчендә 205 000 күчермә сатты һәм Electronic Arts өчен коммерция уңышсызлыгы булды. Соңыннан, уен 2014 елның февралендә чыккан Кризис Өчлегенә(инглиз. Crysis Trilogy) кертелде. Кризис 3 Камилләштерелгән басмасы 2 нче уенның Камилләштерелгән юрамасының үрнәген ияреп 2021 елда Nintendo Switch, PlayStation 4, Windows һәм Xbox One өчен чыгарылды, һәм шулай ук Кризис Камилләштерелгән Өчлегенә(инглиз. Crysis Remastered Trilogy) керде.
Төркем:Xbox One өчен уеннар Төркем:Windows өчен уеннар Төркем:PlayStation 4 өчен уеннар Төркем:Беренче зат шутерлары