Шарбирде (, ) — Удмуртиянең Грахово районындагы керәшен татарлары авылы,Кряшенское население за пределами ТАССР (1917—1930-е гг.). — Л. А. Мухамадеева, Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ. Иске Ятче авыл җирлеге составына керә.
Географик урнашуы Авыл районның көнбатыш өлешендә, авыл җирлеге үзәгеннән 5 км ераклыкта, Үмәк елгасының уң ярында урнашкан.
Сәгать поясы Шарбирде авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).
Тарихы Алабуга өязе Черкас волосте Үмәк авылыннан (хәзерге вакытта Татарстанның Алабуга районындагы авыл) иске керәшен татарлары тарафыннан 1817 елда нигезләнгән.Кряшены удмуртского Прикамья в последней трети XVIII - середине XIX в. Соңрак Малмыж өязеннән рус гаиләләре дә килеп урнаша.
1859 елгы унынчы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, 12 хуҗалыкта 105 кеше яшәгән. 1924 елга кадәр авыл Иске Ятче волосте составында булган.
1924 елда, административ реформа нәтиҗәсендә, авыл Троцкий волостеның Крымско-Слудское авыл советы составына керә. 1925 елдан ул Иске Ятче авыл советы составында. 2004 елдаЗакон Удмуртской Республики «Об установлении границ муниципальных образований и наделении соответствующим статусом муниципальных образований на территории Граховского района Удмуртской Республики» (от 17.12.2004; № 85-РЗ) Иске Ятче авыл советы Иске Ятче авыл җирлегенә үзгәртелә.
Халык саны
Милли составы
2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, керәшен татарлары 43 кешенең 23 %-ын тәшкил иткән, моннан тыш руслар (77 %) яшәгән. Җирле татарлар керәшен татарларының Түбән Кама (алабуга) төркеменә карыйИстория и культура татар-кряшен (XVI-ХХ вв.): коллективная моногра- фия. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2017. — 960 с. + 36 с. цв. вкл. ISBN 978-5-94981-213-6.
1924 елда 60 хуҗалыктан торган, 350 кеше яшәгән.Список населенных пунктов Вотской автономной области / Вот. обл. план. комис. — Ижевск : Изд. Вот. обисполкома, 1924.
1959 елда авылда 202 кеше яшәгән, төп халкы руслар була.Всесоюзная перепись населения 1959 г. Предварительные итоги. Численность наличного и постоянного населения и лиц в возрасте 18 лет и старше по каждому сельскому населенному пункту с указанием численно преобладающей национальности (форма Б) по Удмуртской АССР. // РГАЭ. Ф. 1562. Оп. 336. Д. 3704.
1970 елда 177 кешенең 56 % руслар, 44 % татарлар була.Всесоюзная перепись населения 1970 г. Численность наличного и постоянного населения по каждому сельскому населенному пункту по Удмуртской АССР (Таблица 2) // РГАЭ. Ф. 1562. Оп. 336. Д. 3931.9
Урамнары
Яңа урам Савельев урамы Шарберды урамы
Искәрмәләр
Төркем:Удмуртия татар авыллары Төркем:Грахово районы торак пунктлары