Лал-дэд (турыдан-туры мәгънәдә. «Лал әбие»), Лалла, Лаллешвари (1320—1392?) — урта гасыр Һиндстан шагыйрәсе, Кашмири телендә язучы беренче авторларның берсе. Лал-дэд тормышы күп билгеле түгел: ул XIV гасырда яшәп, урыннан урынга күчеп йөрүче раһибә булган, Шива Ходае тарафдары булган (шигырьләрдә ул иң олы Ходай, Абсолют буларак тасвирланган). Риваять буенча Лалла Шринагар янында Пандретанда туган; 12 яшендә кияүгә чыккан, соңрак өйдән китеп күчмә дәгъвачы булып киткән. Аның турында риваятьләр күп. Лалла язган шигырьләр бөтенесе диярлек телдән формада сакланган; мөгаен ул шигырьләрнең шактый өлешен башка авторлар язган.

Лалла иҗадының төп темасы - дөнья богауларыннан, "булу авыруы"ннан азат ителү, Абсолютка кушылырга омтылу. Анда йога һәм тантризм йогынтысы, һәм, шулай ук, мөгаен суфыйчылык йогынтысы бар (риваятьләрдә Лал-дэдның шул вакытның мөселман дәгъвачылары белән очрашулары искә алына. Лал-дэдның шигырьләре инглиз, алман, рус телләренә тәрҗемә ителгән.

Цитаталар (Шива Ходаена дога кылу)

Ты один — земная твердь, ты один — небесный свод, Ты, и только ты, — эфир, ты — закат и ты — восход, Ты есть жертва божеству: ты — сандал, вода, цветы. Как тебе воздать тобой, если все, что есть, есть ты?

: Мы говорим, что мысль нова и что река нова, Что месяц, вновь взошедший, нов, — но это все слова! Все те же — месяц, мысль, река, и только я нова; Очистила я дух и плоть от скверны естества!

(русчага С. Липкина, Н. Мальцева тәрҗемәсе)

Син берүзең - Җир кабыгы, берүзең - күк, Син генә - эфир, Кояш бату, һәм син Кояш калку, Син Ходайга корбан: син - сандал, су, чәчәкләр, Ничек сиңа синең белән бирим: бөтен нәрсә син булгач?

Без уй яңа һәм елга яңа дип әйтәбез, Яңа калыккан ай яңа дип әйтәбез - тик бу сүзләр генә! Һаман шулар - ай, уй, елга һәм мин генә яңа; Рухны һәм тәнне мин табигыйлык пычрагыннан чистарттым.

Әдәбият Voss Roberts M. Flowing and crossing. The somatic theologies of Mechthild and Lalleswari // Journal of American Academy of Religion. 2008. Vol. 76. P. 638—663. "Классическая поэзия Индии, Китая, Кореи, Вьетнама, Японии", М.:"Художественная литература", 1977, с.136-141

Төркем:Һинд дине Төркем:Шиваизм Төркем:Һинд дине шәхесләре