Ма́нтра (, «психик гамәл башкару коралы»Парибок А. В. Матра // Индуизм. Джайнизм. Сикхизм, под общ. ред. М. Ф. Альбедиль и А. М. Дубянского. — М.: Республика, 1996. — С. 262. — ISBN 5-250-02557-9., башка мәгънәдә "шигырь", "сихер сүзе", "әфсен", "тылсым","ырым" Мантра // Жуковская Н. Л., Корнев В. И. Буддизм как культурно-исторический феномен. — М.: Республика, 1992. — 288 с. — ISBN 5-250-01657-X.) — Һинд динендә, Буддизмда һәм Джайнизмда кагыйдә буларак аны тәшкил итүче авазларны дөрес итеп әйтергә тиеш булган изге текст, сүз яки иҗек. Мантраларны псаломнар, догалар һәм тылсымлы сүзләр белән чагыштыралар. Һинд дине тарафдарлары фаразлаганча, мантра - ул акылга, эмоцияларга һәм хәтта тышкы әйберләргә дә йогынты ясаучы сөйләмнең билгеле формасы. Гадәттә мантра Санскрит телендә берничә аваз яки сүзнең сүзтезмәсе. Шул ук вакытта мантраның һәрбер сүзенең, иҗегенең һәм хәтта аерым авазының тирән дини мәгънәсе булырга мөмкин (мәсәлән, иң мәшһүр мантраларның берсе - сакраль "Ом" авазы, аны кайбер дини-фәлсәфи тәгълиматларда өч авазның (А, У һәм М)ның комбинациясе дип санарга мөмкин, аларның һәрберсе, үз чиратында, төрле мәгънәләргә һәм аңлатмаларга ия).
Мантралар Веда чыгышлы - Һинд дине әдәбиятында күп мантралар бар. Мантралар шулай ук Буддизмда һәм Джайнизмда кабул ителгән. Һинд дине әдәбиятының рәтендә расланганча, мантраларны өч иң югары каста гына җырлый ала, ә башкалар садхананы мантраларны декламацияләмичә генә башкарырга тиеш дип әйтелә. Махабхарата 12.298.29; Бхагавата-пурана 7.11.24; Гаруда-пурана 2.19.21, 2.32.13; Ману-смрити 10.127. Ом мантрасы
Буддизм мантрасы мисалы
Шулай ук карарга мөмкин Харе Кришна мантра Ом (мантрасы)
Искәрмәләр
Әдәбият Матвийцева Е. В. Жанровое переосмысление восточных мантр в современной Европе // В мире научных открытий. 2013. № 5. С. 26-41. Пахомов С. В. Индуистские тантрические мантры: значение, разновидности, практическое применение // Вестник Русской христианской гуманитарной академии. 2008. Т. 9. № 1. С. 225—241.
Төркем:Һинд дине