Паюра (, ) — Удмуртиянең Балезино районындагы нократ (чүпче) татарлары авылы.
Географиясе Авыл республиканың төньяк өлешендә, ылыслы-киң яфраклы урманнар зонасында, Юнда елгасы буенда урнашкан.
Сәгать поясы Паюра авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).
Тарихы
1670 елларда район территориясенә Карино авылыннан (хәзер Киров өлкәсенең Слободской районы) чүпче (нократ) татарлары күчеп утыралар. 1678 елда Кистем авылы нигезләнә. 1769-1782 еллар арасында Кистемнән күчеп утыручылар Паюра авылын нигезлиләр.
Халык саны
Авылның төп халкын татарлар тәшкил итә (87 %).Tatarica. Татар энциклопедиясе.
Инфраструктура
Икътисадның нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар гына үсеш алган.
Авылда мәктәп-балалар бакчасы комплексы (Паюра төп гомуми белем бирү мәктәбе) бар, анда 2009 елда 17 мәктәпкәчә яшьтәге бала һәм 43 укучы укыган.
1892 елдан Паюра авылында – мәчет, 2011 елдан яңа бинада тулы булмаган урта мәктәп (1918 елдан) эшли, 1930 елларда татар авыл клубы ачыла.
Дин 1892 елда төзелгән мәчеттә ислам нигезләрен өйрәнү дәресләре оештырылган.
Мәдәният
Авылда мәдәният йорты каршында «Очрашу» фольклор ансамбле, «Авылдашлар» бию төркеме эшли.
Транспорт Район үзәгенә автобус йөри.
Искәрмәләр
Сылтамалар «Родная Вятка». 2011—2026.
Төркем:Балезино районы торак пунктлары Төркем:Удмуртия татар авыллары