Пула амфитеатры — Борынгы Рим тарихы һәм архитектурасы һәйкәле. Хорватиянең Пула шәһәрендә урнашкан. Бу 4 манарасы һәм барлык өч рим архитектура ордеры булган бердәнбер сакланып калган мәйдан. Шул ук вакытта үзенең зурлыгы буенча амфитеатр мондый корылмалар арасында дөньяда 6 нчы урында тора.

Корылманың үзенчәлекләре

Мәйданның тышкы диварлары известьташтан төзелгән һәм аларның биеклеге 29,4 м тәшкил итә. Беренче ике катта 72 арка, ә өске катта 64 турыпочмаклы уем урнашкан. Амфитеатр эллипсы күчәрләренең зурлыгы 132,45 һәм 105,1 м га тигез.

Аны актив файдалану чорында төзелешнең сыйдырышлылыгы 23 мең кеше тәшкил иткән. Трибуналар 67,95 м × 41,65 м үлчәмле аренага авышлык астында урнашкан. Бу территория халык алдында тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Тамашачыларның төп күңел ачулары гладиаторлар сугышы һәм кыргый хайваннарны эзәрлекләү булган. Корылма астында кыргый хайваннар белән читлекләрне, шулай ук башка бүлмәләрне һәм мәйданны тоташтырган берничә җир асты галереясе булган. Кайвакыт амфитеатр өстендә кешеләрне кояштан һәм яңгырдан саклаучы velarium (зур җилкән) урнаштырыла.

Тарих Мәйдан безнең эраның I гасырында, Пула Рим империясенең шактый зур шәһәре булган вакытта төзелә. Башта ул шәһәр диварлары артында Флавий юлы буенда урнашкан булган. Император Август заманында 2—14 елларда амфитеатр агачтан төзелә, һәм Клавдий идарә иткән чорда гына яңадан төзелә һәм ташка әйләнә. 79 елда мәйданны анда гладиатор сугышларын кабул итү өчен киңәйткәннәр.

V гасырда император Гонорий гладиатор сугышларын тыйган һәм шул вакыттан корылмага кызыксыну кими башлый. Шул ук гасырдан җирле халык тарафыннан амфитеатрны акрынлап талау һәм җимерү башлана, ул XIII гасырда патриарх Аквилея указы белән генә туктатыла. Урта гасырлар чорында мәйдан территориясе терлек көтүе, ярминкәләр һәм рыцарьлар турнирлары өчен файдаланыла. 1583 елда Венеция сенаты төзелешне сүтеп, аны үз шәһәренә күчерергә тәкъдим итә, әмма бу идея кире кагыла.

XIX гасыр башында архитектор Пьетро Нобиле җитәкчелегендә һәм Австрия императоры Франц I химаячелегендә мәйдан реконструкцияләнә. 1932 елда амфитеатр театр куелышы, хәрби тантаналар, парадлар һәм төрле массакүләм чаралар өчен үзгәртеп корыла. Тамашачылар өчен урыннар саны 5 меңгә җитә.

Пула амфитеатры 1993, 1995, 2001 һәм 2004 еллар үрнәгендәге 10 кун номиналы банкнотасының арткы ягында сурәтләнгән.

Әдәбият

Grove Dictionary of Art, Oxford University Press, USA. New Ed edition, January 2, 1996. ISBN 0-19-517068-7. Mlakar, Stefan, The Amphitheatre in Pula, The Archaeological Museum of Istra, 1957. Džin, Kristina. Arena Pula / Mirko Žužić. — Zagreb: Viza MG d.o.o. Remetinečka cesta 81, Zagreb. — ISBN 978-953-7422-15-8.

Сылтамалар

Археологический музей Истрии Пуладагы Борынгы Рим амфитеатры турында istriya.ru сайтында

Төркем:Борынгы Рим мәдәнияте Төркем:Хорватиянең истәлекле урыннары