Гали Ардашир Амоли Лариджани ( 1958 елның 3 июнендә Нәҗәф—17 март 2026 ел)— Иран сәясәтчесе һәм 2005 елның 15 августыннан 2007 елның 20 октябренә кадәр һәм 2025 елның 5 августынан 17 мартына кадәр. Иранның Югары Милли Куркынычсызлык Советы секретаре. Элегрәк 2008 елдан 2020 елга кадәр Ислам консультатив советы спикеры вазыйфасын башкара. Иранның Югары Лидеры Аятулла Хамәнинең Советтагы вәкиле булып тора. Ул төп милли куркынычсызлык мәсьәләләре, шул исәптән Иранның ядро программасы буенча сөйләшүләр өчен җаваплы вәкил.
The Economist, The Independent, The Times, BBC News, The New York Times һәм Reuters кебек берничә чыганак тарафыннан 2026 елда Израиль һәм АКШ белән сугыш вакытында Хамәни үтерелгәннән соң Иран сәясәтендәге де-факто лидер яки иң йогынтылы шәхесләрнең берсе дип санала.
2026 елның 17 мартында Израиль һава һөҗүмендә һәлак була.
Биографиясе
Балачак еллары һәм белем алу
Ларидҗани 1958 елның 3 июнендә Нәҗәфтә туган, ул вакытта Ирак патшалыгындагы шәһәрдә, аның әтисе аятулла Хашеми Мирза Амоли 1931 елда Иран шахы Реза Пәһләви тарафыннан сөргенгә җибәрелгәннән соң шунда яшәгән. Ларидҗани гаиләсе белән 1960 елларда Иранга күченгән.
Ларидҗаниның күп кенә туганнары күренекле сәяси эшлеклеләр, һәм хәзерге Иранда аның гаиләсе сәясәткә зур йогынты ясый.
1979 елда ул Шәриф технология университетында математика һәм информатика буенча бакалавр дәрәҗәсен ала. Соңрак ул Иммануил Кант буенча диссертация яклап, Тәһран университетында Көнбатыш фәлсәфәсе буенча магистр һәм доктор дәрәҗәсен ала.
Сәяси карьерасы 1980 елларда Ларижҗани Ислам революциясе сакчылары корпусы әгъзасы була.
Хашеми Рафсандҗани президентлыгы чорында 1992 елдан 1994 елга кадәр Мәдәният һәм Ислам юнәлеше министры булып эшли. Ул шулай ук 1994 елдан 2004 елга кадәр Иранның милли телерадиокомпаниясе булган «Иран Ислам Республикасы авазы» н җитәкли.
2005 елда Ларидҗани Иран президент сайлауларында кандидат була, ләкин икенче турга үтә алмый.
2005 елдан 2007 елга кадәр ул Иранның Югары Милли Куркынычсызлык Советы (SNSC) секретаре булып эшли. Эш вакытында ул Иранның атом программасы буенча сөйләшүләрдә төп катнашучы була. Иранның атом программасы буенча сөйләшүләрдә катнашкан вакытта Ларидҗани режим исеменнән атом программасы буенча ташламалар ясаудан баш тарта һәм үзенән элгәре булган Хәсән Руханины артык йомшаклык өчен тәнкыйтьли. Ләкин Иран президенты Әхмәдиниҗат соңрак Ларидҗанины артык прагматик дип саный, аннан соң аның урынына катырак позиция тоткан Сәет Җәлили килә.
2008 һәм 2012 елларда ул Комнан парламент әгъзасы буларак Ислам консультатив шурасына сайлана. 2008 елдан 2020 елга кадәр ул Ислам Консультатив Советы (Иран парламенты) спикеры була . 2015 елда ул АКШ белән атом килешүен төзүдә төп роль уйный.
2021 елның маенда Лариҗани 2021 елгы президент сайлауларында Иран президентлыгына кандидат булып сайланырга теләвен белдерә. Ләкин Конституциянең Сакчылар Советы аны сәбәбен әйтмичә сайлауларда катнашудан мәхрүм итә. 2024 елда ул тагын кандидат булып сайланырга омтыла, ләкин сайлаудан мәхрүм ителә. Күп кенә аналитиклар фаразлары буенча, ике очракта да ул сайлаулардан мәхрүм ителә, чөнки Гали Хамәни катырак Ибраһим Рәисине президент итеп күрергә теләгән. Ләкин Рәиси 2025 елгы президент сайлауларын күрә алмый, 2024 елның маенда самолёт һәлакәтендә үлә.
2025 елның 5 августында, Израиль белән унике көнлек сугыштан соң, Гали Ларидҗани Иранның югары милли куркынычсызлык советы (SNSC) секретаре итеп билгеләнә.
2026 елгы протестларны бастыру The New York Times газетасы хәбәр итүенчә, 2026 елның гыйнварында Иранда булган массакүләм протестлар вакытында Ларидҗанига илнең югары лидеры Хаменеи Иран белән идарә итү һәм протестларны бастыру бурычын йөкли.
Иранның де-факто лидеры 2026 елның гыйнварында Иерусалим Пост хәбәр итә, Хаменеи Лариджани АКШ яки Израиль тарафыннан үтерелгән очракта аның де-факто варисы итеп билгеләнә.
28 февральдә АКШ һәм Израиль Иранга каршы бергәләп хәрби операция башлый. Иранга һөҗүмнәрнең беренче көнендә Гали Хаменеи үтерелә, аннан соң, Вакытлыча идарә советында рәсми рәвештә хакимияттә булса да, ул Иран сәясәтендәге иң йогынтылы шәхесләрнең берсе һәм аның де-факто лидеры була. 2 мартта ул Иранның АКШ белән сөйләшүләр алып бармавын һәм Израиль белән АКШны «моңа кадәр беркайчан да очратмаган көч» белән куркытуын белдерә.
Үлеме 2026 елның 16 мартыннан 17 мартына каршы төндә Ларидҗани Израиль һава һөҗүмендә һәлак була. Иран Ларидҗаниның үлемен раслый Һөҗүм нәтиҗәсендә аның улы Мортеза һәм аның офисы җитәкчесе Алиреза Баят та һәлак була. Фарс хәбәр агентлыгы хәбәр итүенчә, Ларидҗани Тәһранның көнчыгыш читендә яшәгән кызына барганда үтерелгән.
Сәяси карашлары Аны аналитиклар прагматик, шул ук вакытта консерватив сәясәтче дип атыйлар. Күп кенә Иран сәясәтчеләреннән аермалы буларак, ул Иранның Инкыйлаб сакчылары корпусы һәм югары дәрәҗәдәге руханилар белән тыгыз бәйләнештә булган.
Шәхси тормышы Али Ларидҗани Фәридә Мутаххарига өйләнгән. Иран Ислам революциясенең күренекле шәхесе мәрхүм аятулла Мортаза Мутаххариның (1919—1979) кияве . Никахтан аларның ике улы: Мортаза һәм Мөхәммәт Реза, һәм ике кызы: Фатима һәм Сара туа.
Искәрмәләр
Төркем:Тәһран университетын тәмамлаучылар Төркем:2026 елда вафатлар Төркем:17 март көнне вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1958 елда туганнар Төркем:3 июнь көнне туганнар