Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы (; ) ― әгъза дәүләтләр арасында элемтәне ныгыту максатында мөселман илләрендә мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникация мәсьәләләре белән шөгыльләнүче махсуслаштырылган оешма.
Гомуми мәгълүмат 1981 елның 25-28 гыйнварында Изге Мәккәдә узган өченче Ислам конференциясендә «Ислам мәгариф, фән һәм мәдәният оешмасы» (ИСЕСКО) исемле Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршында яңа халыкара ислам оешмасы булдыру турында Карар кабул ителгән.
ИСЕСКО сүзе оешма исеменең инглиз телендәге (Islamic world Education, Science and Culture Organization) беренче хәрефләреннән тора, бу Ислам дөньясы мәгариф, фән һәм мәдәният оешмасы дигәнне аңлата.
2020 елның 30 гыйнварында ИСЕСКО Башкарма Советы 2020 елның 29-30 гыйнварында Әбу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) узган кырыгынчы сессиядә оешманың яңа исемен раслаган ― Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы.
ИСЕСКО генераль директоры доктор Сәлим бин Мөхәммәд Әл Малик белдергәнчә, оешманың исемен үзгәртү бу оешманың дини пропаганда белән бәйле булмаган бурычлары характерына карата киң таралган икейөзлелекне бетерүгә һәм аның халыкара дәрәҗәдә булуы өчен киңрәк офыкларны ачуга юнәлдерелгән.
ИСЕСКОның штаб-фатиры (Марокко) урнашкан. Аны генераль директор, доктор Сәлим бин Мөхәммәд Әл Малик җитәкли.
ИСЕСКО каршында Ислам дөньясы мирасы комитеты эшли..
2024 елның 26 мартында ИСЕСКО Парламент челтәре каршындагы күзәтүче статусын алган.
Максатлары ИСЕСКОНЫҢ максатлары:
а) әгъза дәүләтләр арасында мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникация өлкәләрендә хезмәттәшлекне ныгыту, хуплау һәм тирәнәйтү, шулай ук ислам дөньясының цивилизацияле ориентиры кысаларында һәм Ислам кешелек кыйммәтләре һәм идеаллары яктылыгында бу өлкәләргә ярдәм итү һәм үстерү;
б) әгъза дәүләтләрдә һәм аннан читтә халыклар арасында үзара аңлашуны ныгыту, шулай ук төрле ысуллар белән, бигрәк тә мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникация ярдәмендә дөньяда тынычлык һәм иминлек урнаштыруга ярдәм итү;
в) Исламның һәм Ислам мәдәниятенең дөрес образын тарату, цивилизацияләр, мәдәниятләр һәм диннәр арасында диалогны хуплау, шулай ук ислам цивилизацияле карашы нигезендә гаделлек һәм тынычлык мәдәнияте кыйммәтләрен, кеше иреге һәм хокуклары принципларын тарату буенча эш;
г) әгъза дәүләтләрдә мәдәни үзара хезмәттәшлекне хуплау һәм аның төрлелеге чагылышларына ярдәм итү, мәдәни үзенчәлекләрен саклап калу һәм интеллектуаль бәйсезлекне яклау;
д) Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникация өлкәсендәге махсуслаштырылган учреждениеләре арасында һәм ИСЕСКО әгъза-дәүләтләре арасында үзара тулыланышны һәм координацияне ныгыту, шулай ук әгъза-дәүләтләр эчендә дә, читтә дә уртак кызыксынуга ия булган охшаш хөкүмәт һәм хөкүмәтнеке булмаган учреждениеләр белән хезмәттәшлекне һәм партнерлыкны ныгыту;
е) ислам мәдәниятенә игътибар бирү, аның характеристикаларын аерып чыгару һәм аның үзенчәлекләрен интеллектуаль, фәнни тикшеренүләрдә һәм укыту программаларында тарату;
ж) әгъза дәүләтләрдә мәгариф системаларының үзара тулылануы һәм үзара бәйлелеге өстендә эшләү;
з) ИСЕСКО әгъзалары булмаган ислам дәүләтләренең мәгариф, фәнни һәм мәдәни учреждениеләре тырышлыкларына ярдәм итү.
ИСЕСКО әгъза дәүләтләре Һәр дәүләт – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзасы хартиягә рәсми имза салганнан соң һәм керү турында Карар кабул итүгә кагылышлы юридик һәм закон чыгару процедуралары тәмамланганнан соң һәм бу хакта ИСЕСКО генераль администрациясенә хәбәр ителгәннән соң, ИСЕСКО әгъзасы була. Ислам Конференциясе оешмасында әгъза яки күзәтүче булмаган теләсә кайсы дәүләт ИСЕСКО әгъзасы була алмый.
Ислам оешмасының әгъза-дәүләтләре саны Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 57 әгъза дәүләтенең 53ен тәшкил итә. #ИлКергән елы 1Азәрбайҗан1991 2Әфганстан2003 3Иордания1982 4Берләшкән Гарәп Әмирлекләре1983 5Бәхрәйн1982 6Алжир2000 7Согуд Гарәбстаны1982 8Сенегал1982 9Судан1982 10Сомали1982 11Гыйрак1982 12Габон1982 13Камерун2001 14Күвәйт1982 15Марокко1982 16Нигер1982 17Йәмән1983 18Индонезия1986 19Үзбәкстан2017 20Уганда2012 21Иран1992 22Пакистан1982 23Бруней1985 24Бангладеш1982 25Бенин1988 26Буркина-Фасо1982 27Төркия2017 28Чад1982 29Того2002 30Тунис1982 31Коморлар1982 32Мальдивлар1982 33Җибути1982 34Кот-д’Ивуар2001 35Сүрия1982 36Суринам1996 37Сьерра-Леоне1984 38Таҗикстан1993 39Оман1982 40Гамбия1982 41Гайана2014 42Гвинея1982 43Гвинея-Бисау1984 44Фәлистыйн1982 45Катар1982 46Кыргызстан1996 47Казакъстан1996 48Ливан2002 49Ливия1984 50Мали1982 51Малайзия1982 52Мисыр1984 53Мавритания1982 54Нигерия2001
Төбәк бүлекләре Комор утрауларындагы вәкиллек (Délégation de l ' ISESCO aux Comores) ЧАДтагы ИСЕСКО мәгариф үзәге (Centre pédagogique de l’ISESCO au Tchad) Нигериядәге ИСЕСКО мәгариф үзәге (Centre régional de l’ISESCO pour la Formation des Cadres et de l’alphabétisation) ИСЕСКОның Шарджадагы төбәк бүлеге (БГӘ) ИСЕСКОның Тәһрандагы төбәк бүлеге (ISESCO Regional Office in Tehran) ИСЕСКОның ЮНЕСКОдагы вәкиллеге (Délégation de l’ISESCO auprès de l’UNESCO)
Ислам дөньясы мирасы комитеты Комитет ИСЕСКО илләре территориясендә урнашкан матди һәм матди булмаган мирасны торгызу һәм саклау буенча халыкара хезмәттәшлекне ныгыту белән шөгыльләнә.
Ислам дөньясы мирасы исемлеге алып барыла.
2024 елның июленә комитетның 11 сессиясе уздырылган. 12нче сессия 2024 елның октябрендә узган.
Кызыклы факт Россия Федерациясе Президентының «2036 елда Габдулла Тукайның 150 еллыгын бәйрәм итү турындагы» указга кул куюыннан соң, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ИСЕСКО (ICESCO) канаты астында, төрки һәм ислам дөньясында татар мәдәниятен таныту коралы буларак, Тукай исемендәге Халыкара премия (Тукай исемендәге аерым Халыкара ИСЕСКО премиясен) булдыру башлангычы белән чыкканТукайның 150 еллыгына нинди тәкъдимнәр: Тукай серле һәм чиксез – без аны әле аз беләбез! Татар-информ, 13.05.2026.
Искәрмәләр
Сылтамалар Официальный сайт организации Member states
Интервью Саида Кямилева ICESCO Culture & communication Publications Ряд образцов нематериального культурного наследия Азербайджана включен в Список наследия исламского мира
Төркем:Әлифба буенча компанияләр Төркем:1981 елда барлыкка килгән оешмалар Төркем:Ислам оешмалары Төркем:Мәгариф өлкәсе оешмалары Төркем:Мәдәният оешмалары Төркем:Ислам мәдәнияте