Баһаветдин Шиһабетдинов, Баһаветдин (БариШиһабетдинов Бари (Баһаветдин) / Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, К., 1997. ― Б.274) Шиһабетдинов (Багаутдин Шегабутдинов; 1893 ел, РИ, Тамбов губернасы, Елатма өязе, Әҗе ― 1920 елның 21 октябре, БХСР, Бохара) ― Кызыл Гаскәр командиры, Төркистанда һәм Җидесуда Совет властен урнаштыру өчен көрәштә катнашучы, 1920 елда Бохара Халык Совет Җөмһүриятенең хәрби комиссарыВ честь кого названы крупные улицы Алматы? Almaty Today.

Тәрҗемәи хәле 1893 елда Тамбов губернасы Елатьма өязе (хәзерге Рязань өлкәсе Ирмеш районы) Әҗе авылында туган.

1910 елда гаиләсе белән Верный шәһәренә күчеп килгән, анда кучер, почтальон булып эшләгән.

Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан. 1914 елда армиягә алынган, хәрби хезмәт вакытында революцион карашлы солдатлар белән танышкан, большевикларның идеяләрен кабул иткән. Хәрби-фельдшерлык мәктәбен тәмамлаган, Төркистанда кавалерия частенда фельдшер булган.

1919 елда РКП(б)га кергән. 1917―1919 елларда Совет хакимиятен урнаштыру өчен көрәштә актив катнашканМятеж 1920 года в Верном. Tengrinews.kz. 1919 елның гыйнварында Ташкентта советларга каршы фетнәне бастыруда катнашкан, апрельдә Кызыл Гаскәрнең мөселман формированиеләре штабы башлыгы булган.

1919 елның июнендә РКП(б)ның 3нче Төркистан край съезды делегаты итеп сайланган, июльдә Төркистан Республикасы Советларының 7нче (гадәттән тыш) съезды делегаты итеп сайланган, анда Төркистан Үзәк Башкариа Комитеты әгъзасы итеп сайланган.

1919 елның ноябреннән ― Төньяк Җидесу фронтында, 3нче Коммунистик Интернационал (Коминтерн) исемендәге 1нче мөселман укчы батальоны командиры (алга таба батальон 14 милләт – казакълар, кыргызлар, уйгырлар, һәм башкалардан торган полк итеп үзгәртеләгән). Яркәнттә акгвардиячеләр фетнәсен бастыруда катнашкан.

1919 елның декабреннән― Җидесу өлкә ревкомы рәисе һәм өлкә хәрби комиссары ярдәмчесе, 1920 елның февраленнән ― өлкә хәрби комиссары.

1920 елның 12 июнендә Верный крепостендә купкан бетерүдә катнашкан 12 июня 1920 года в г. Верном начался мятеж, спровоцированный контрреволюционными элементами. vk.com. 1920 елның 11 июненнән 12сенә каршы төндә фетнәчеләр басмачылар белән көрәшүдән баш тарткан, корал һәм сугыш кирәк-яраклары складларын кулга төшергән. 12 июнь иртәсендә 3нче Төркистан укчы дивизиясенең Хәрби Советы тарафыннан крепостька җибәрелгән Б. Шиһабетдинов, Л. Муратов, Ефимов фетнәчеләр тарафыннан бер тәүлеккә кулга алынганС. И. Степанова. Хроника Верненского мятежа 1920 г.. Фетнә күтәрүчеләр, куйган таләпләре арасында шулай ук үсә барган совет «чиновниклар һәм генераллар» хакимлегенә ризасызлык белдергән һәм Д. Фурманов, Б. Шиһабетдинов һәм Димов тарафыннан шундый «генераллык» мисалы китерелгән: «алар [Шиһабетдинов һ.б.] махсус бүлек хезмәткәрләре белән бергә кайдадыр пикникта булган, утырып йөргән коляскаларын ватып, аннары Верный крепосте мастерларыннан колясканы кичекмәстән төзәтүне таләп иткән, таләпкә буйсынмаучыларны кулга алу белән янаган»А. Г. Воронов. Хроника Верненского мятежа 1920 г. starinariy.kz, 04.01.2026.

Дмитрий Фурманов, һәм Б. Шиһабетдиновның шәхси батырлыгы һәм ныклыгы аркасында фетнә бастырылган.

Төркистан АССР Советларының 8нче съездында Михаил Фрунзе тәкъдиме белән 1920 елның сентябреннән Бохара Халык Совет Республикасының хәрби назыйры (хәрби комиссары) итеп билгеләнгән.

1920 елның 21 октябрь таңында тарафыннан Бохарада үтерелгән.

Хәтер Алматы шәһәрендәге элекке Кордонная урамына исеме бирелгәнШагабутдинова улица. Энциклопедия Алматы.

Кызыклы факт Тәүфикъ Әйдинең «Елан угы» романында (К.: «Аваз», 2000. ISBN 5-93019-009-7) Баһаветдин Шиһабетдиновның фаҗигале үлеме белән бәйле вакыйгалар сурәтләнә.

Искәрмәләр

Сылтамалар ШЕГАБУТДИНОВ (Шагабутдинов) Багаутдин (Бари) (1893–1920). Татары в Казахстане. Алматы, 2015. ― Стр.124. ISBN 978-601-06-3445-9

Төркем:Казакъстан тарихы Төркем:Үзбәкстан тарихы Төркем:Беренче бөтендөнья сугышында катнашучылар Төркем:Большевиклар Төркем:Россия ватандашлар сугышында катнашучылар