Ольга Шайнпфлюгова яки Ольга Шайнпфлюг (; 1902 елның 3 декабре, Слани, Австро-Маҗарстан — 1968 елның 13 апреле, Прага) — Чехия актрисасы һәм язучысы. Чехословакиянең халык артисты (1968).

Тормыш юлы

Чех язучысы, журналист һәм драматург Карел Шайнпфлюг (1869—1948) гаиләсендә туа.

Театр сәхнәсендә гимназистка чагында ук чыгыш ясый башлый. 1917 елдан Прагада коммерция мәктәбендә укый һәм бер үк вакытта актёрлык курсларында шөгыльләнә.

1920 елдан — Чехия драма театрлары артисты. 1922—1928 елларда — Виноградыдагы Прага Шәһәр театры, 1929 елдан 1968 елга кадәр — Прагадагы Милли театр актрисасы.

Уильям Шекспирның «Җәйге төндә төш», «Ромео һәм Джульетта», Эдмон Ростанның «Романтиклар», Софоклның «Антигона», Карел Чапекның «Макропулос чарасы», Франтишек Лангерның «Гранд-отель Невада» һәм башка әсәрләр буенча куелган спектакльләрдә рольләр башкара.

1935 елда язучы Карел Чапекка кияүгә чыга, аның белән 1920 елдан таныш була. Чапекның 1938 елда үпкә ялкынсынуыннан үлүе аркасында никах озакка сузылмый. Чапекның архивын Ольга Стара-Гуть авылындагы Стрж утары бакчасында яшергән, язучы соңгы өч елын шунда үткәргән.

Театр эшчәнлеге белән беррәттән, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Башта журналларда басыла, ә 1920 нче елларның икенче яртысыннан үзенең берничә китабын бастыра. Шайнпфлюгова уналты роман, балалар һәм яшүсмерләр өчен ун китап, җиде шигъри җыентык һәм ун пьеса авторы була. Аның кайбер эшләре экранлаштырылган. Әсәрләренең төп темасы — хәзерге дөньяда хатын-кызның роле.

Ольга Шайнпфлюгова 1968 елның апрелендә Чапекның «Әни» пьесасында сәхнәдә чыгыш ясаганда йөрәк өянәгеннән вафат була.

Бүләкләр

1930 — Чехословакиянең Дәүләт премиясе. 1953 — Чехословакиянең Атказанган артисты. 1968 — Чехословакиянең Халык артисты.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Olga Scheinpflugová

Төркем:Праһада вафатлар Төркем:14 апрель көнне вафатлар Төркем:1968 елда вафатлар Төркем:13 апрель көнне вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1902 елда туганнар Төркем:3 декабрь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Чехия актрисалары