Шари Федак (, тулы исеме — Шаролта Клара Мария Федак; 1879 елның 27 сентябре, Берегове, Транслейтания — 1955 елның 5 мае, Будапешт) — Маҗарстан актрисасы һәм җырчысы, үз вакытында иң танылган примадонналарның берсе. Америка журналисты һәм документалисты Ричард Траубнер фикеренчә, Федак һәм Шари Петраш «бөтен заманнарның иң истә кала торган ике маҗар оперетта йолдызлары» булып тораларTraubner, Richard (2003). Operetta: a theatrical history, Routledge, pg. 331.

Тормыш юлы

Шари Федак Берегсаста (хәзерге вакытта Карпат арты өлкәсендәге Берегове шәһәре) Берег комитатының баш табибы Иштван Федак гаиләсендә туа. Актёрлык осталыгына 1899 елга кадәр Сиди Ракошида өйрәнә, шул вакытта Маҗар театры (Magyar Színház) театр компаниясендә карьерасын башлый. 1900 елдан ул Пожонда (хәзерге Братислава), шулай ук Будапештның берничә театрында, шул исәптән Халык театрында (Népszínház), Король театрында (Király Színház) һәм Комедия театрында (Vígszínház) уйный.

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, ул Австро-Маҗарстан монархиясенә каршы фикер белдерә. Соңрак 1919 елгы Маҗарстан Совет Республикасы вакытында ул Кызыл Армиягә ярдәм өчен агитация алып барган. Республика җимерелгәннән соң Федак Венага кача, анда ул шикаять буенча кулга алына һәм беразга Винер-Нойштадтка ябыла. Ул Венада 1920 елдан гына уйный ала. Моннан тыш, 1921 һәм 1925 елларда ул Берлинда һәм Парижда чыгыш ясый. 1934 елда ул берничә Америка шәһәре буйлап гастрольләрдә була.

1923 елда ул Башкала оперетта театрына (Fővárosi Operettszínház) кушыла. 1940 елдан башлап ул Яңа маҗар театрында (Új Magyar Színház) әйдәп баручы актриса була. 1944 елда Венаның Donausender милли-социалистик радиостанциясендә эшләгәндә, Маҗарстанны Икенче бөтендөнья сугышында Алмания ягында катнашуын дәвам итәргә чакыра, шуның өчен (төгәлрәге Ференц Салаши режимын данлаган өчен) сугыштан соң ул милекне конфискацияләү белән ике елга төрмәгә хөкем ителә. Икенче инстанциядә аның вакыты сигез айга кадәр кыскартыла (конфискациясез). Моннан тыш, аңа өч елга театрда уйнауны тыйганнар.

Төрмәдән чыккач, ул Ньиредьхазага күчеп китә, анда актёрлык карьерасын тәмамлый. 1954 елның язында театр директоры аңа Гергей Чикиның «Әби» комедиясендә төп рольне уйнарга тәкъдим итә. Федак кайтырга җыенган була, ләкин авыру (инсульт һәм атеросклероз) нәтиҗәсендә 1955 елда 75 яшендә хастаханәдә үлә. Ул Фаркашрети зиратына җирләнгән.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шари Федак— закарпатская жемчужина История Шари Федак из Берегсаса— первой феминистки и «примы» венгерской оперетты Можно ли спасти остатки конюшен Шари Федак в Берегово?

Төркем:Будапештта вафатлар Төркем:1955 елда вафатлар Төркем:5 май көнне вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1879 елда туганнар Төркем:27 сентябрь көнне туганнар Төркем:Маҗарстан җырчылары Төркем:Маҗарстан актрисалары