Люция Мусина, Люция Минзаһит кызы Мусина, ире буенча Закирова (Люция Минзагитовна Мусина (Закирова); 1976 елның 3 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Туктар Урдалысы) ― җырчы, Татарстанның атказанган артисты (2026).
Тәрҗемәи хәле 1976 елның 3 августындаЛюция Мусина Вконтакте Татарстан АССР Лениногорск районының Туктар Урдалысы авылында туып үскән. Әтисе Минзаһит (2021 елда вафат), Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайткач, туган авылында төпләнеп калган. Мәктәптә укыткан, авыл советын җитәкләгән, парторг булып эшләгән. Әнисе Галия ― хисапчы, иминиятләштерү агенты, олыгая төшкәч, шәхси эшмәкәр булган: үз кибетен ачып сату иткән (2024 елда вафат)Лилия Йосыпова. Люция Мусина: «Рөстәмнең кем икәнлеген белмәдем». «Ирек мәйданы», 22.11.2021. Энеләре Илдар белән Илнур. Әтисе гармунда оста уйнаган. Мөкәрим бабасы табигатьтән бирелгән матур тембрлы көчле тавышка ия булган. Люция балалар бакчасына йөргәндә үк биегән, җырлаган. Мәктәпкә кергәч, җыр бәйгеләрендә катнашып, алдынгы урыннар яулаганХәмидә Гарипова. Люция Мусина: «Җырларым – күңелем хушы». «Мәдәни җомга», № 11 (1580), 27.03.2026. – Б.13–14..
Урта мәктәпне тәмамлагач (1993), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыган (вокал буенча остазы Люция Хәсәнова). Әлеге югары уку йортында укыганда ук беркадәр репертуар туплап, танылган артистлар куйган концертларда чыгыш ясый башлаган. Студент чагында ук Габделфәт Сафин, Асаф Вәлиев, Сәләви-Мәләви, Газинур Фарукшин, ИлСаф төркемнәрендә чыгыш ясап, беркадәр тәҗрибә һәм репертуар туплаган. Рөстәм Закиров төркеме белән гастрольләрдә йөргән. Рөстәмнең концертларында җырлаган. Хәзер балаларын да алып, гаилә концертлары куялар.
А. Гайдар исемендәге Яшүсмерләр һәм балалар үзәгендә ― оештыручы. КМПОның Урицкий исемендәге Мәдәният сараенда ― солист, соңрак Идел буе районының Балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирүче педагог буларак хезмәт куйган.
Беренче концертын 2001 елда Казанда оештырган.
Репертуарындагы озын көйле халык җырларын яратып башкарган. Соңгы елларда композиторларның яңа әсәрләрен сәхнәгә алып менә. «Елмай, бәхет!», «Яратудан туялмам» (Сания Әхмәтҗанова сүзләре, Альфред Якшимбетов көе), «Бәхет тәме» (Лиза Сирень сүзләре һәм көе), «Әй, дөнья...» (Шәмсия Җиһангирова сүзләре, Альфред Якшимбетов көе), «Син булмасаң...» (Айгөл Вәлиуллина сүзләре, Дилүс Шәйхеразыев көе),«Син, син, син!» (Айгөл Вәлиуллина сүзләре, Раил Өметбаев көе) һ.б. җырларын тамашачы аеруча үз иткән. Яшь композитор Риваль Хисмәтуллин көйләренә язылган җырларны кызы Миләүшә белән дә башкара. Үзе дә җырлар иҗат итә: «Туган көн» (Люция Әблиева сүзләре), «Әгәр син булсаң янымда» (сүзләре дә, көе дә үзенеке). Рөстәм Закиров белән бергә башкарган берничә дуэт җырлары бар.
Люция Мусина ― татар эстрадасының популяр җырчысы, матур тавышка ия, аның тавышы җиңел, үтә күренмәле, бай. Җырчының татар халык җырларын милли мелизматика белән башкара белүе яхшы вокал техникасы белән бергә кушыла. Аның башкару манерасына хисләрнең ачыклыгы, иркенлек һәм шул ук вакытта тыйнаклык, намуслылык хасЛюция Мусина. TATCONCERT.RU.
2020 елга алты клибы, 4 альбомы бар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Ягымлы яз» конкурсы лауреаты 2019 ― ТМТВ лауреаты ― «Ягымлы җырчы» номинациясендәДинә Йосыпова. ТМТВ-премиясе 2019: кем кемне суырып үпте? Интертат, 24.03.2019 2026 ― Татарстанның атказанган артистыРозалия Мостафина. Якташ җырчыбыз Люция Мусинада шатлыклы вакыйга. «Заман сулышы», 1.04.2026
Шәхси тормышы 2000 елда кияүгә чыккан. Ире ― җырчы Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров (33 яшендә өйләнгән, тугыз яшькә өлкәнрәкАлинә Айдарова. Люция Мусина: «Рөстәмгә кияүгә чыгарга уйламый идем». Интертат, 18.08.2020). Улы Айрат, музыкант-саксофончы, И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын саксофончы Юрий Терехов классы буенча тәмамлаган. Кызы Миләүшә, җырчы, Казан музыка училищесын Айгөл Гардисламова классы буенча тәмамлаган, читтән торып ГИТИСта укый (Фәрит Бикчәнтәев курсы)Эльвира Шакирова. Люция Мусина: «Рөстәм күз алдымда йөргән кызы белән очрашты». Шәһри Казан, 30.05.2022.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Хәмидә Гарипова. Люция Мусина: «Җырларым – күңелем хушы». «Мәдәни җомга», № 11 (1580), 27.03.2026. – Б.13–14.
Сылтамалар Закирова (Мусина) Люция Минзагитовна. ayaris.ru Люция Мусина. Песни Shazam
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар