Әпипә — татар халык биюе.

Җәйге кичләрдә эштән соң күңелле яшьләр «яланга» җыела. Башта кызлар һәм егетләр уйныйлар, аннары тальянкада татар халык биюләренең «Әпипә» яки «Әтнә» көйләре яңгырый һәм инде классик дип танылган шушы халык бию мотивлары астында бию башлана. Биючеләр үзара ярыша, һәм һәркем иптәшен осталыкта, башкару техникасында һәм осталыкта җиңәргә тырыша.

Кыз биюдә һәрвакыт тыйнак, оялчан, хәрәкәтләре салмак, әмма аның каравы биюче егетләр дәртле, батырларча бииләр. «Әипә» һәм «Әтнә» яз — җәй көннәрендә дә, ешрак беренче сабан бәйрәме — «Сабантуйда» да, көзен «Каз өмәсендә» дә , кышын хуҗалары вакытлыча читкә киткән берәр йортта яшьләр кичәләрендә бииләр.

«Әипә» һәм «Әтнә» классик бию мотивлары күптән билгеле. Алар гаять гади. Аларның зурлыгы ике өлешле сигез тактлы. Шул мотивлар астында халык көч, җитезлек, хезмәт сөючәнлеккә дан җырлаучы такмаклар иҗат иткән.

Шулар ук мотивлар ваемсыз кызлардан, оялчан егетләрдән көлү өчен файдаланылган.

«Әпипә» көенә биюнең бер вариантын 1929 елда Казанның Печән базары тирәсендә (хәзерге Париж Коммунасы урамы) яшәүче ямщик Салих баай авызыннан ишетергә туры килә. Әле яшь егет чагында әтисе кичләрен чәй эчкәндә күргәннәре, ишеткәннәре, тормышыннан төрле хәлләр сөйләргә яраткан. Салих бабай әтисенең Татар бистәсендә яшәгән Мафтухи апа һәм аның оныклары турында сөйләгәнен яхшы хәтерли.

Бас, кызым, Әпипә, Син басмасаң, мин басам, Синең баскан эзләреңә Мин дә китереп басам.

Бас, кызым, эзенә, Күз тимәсен үзеңә, Асыл гөлләр үсеп тора Синең баскан эзеңә.

Сандугачым, гүзәлем, Кайда баскан эзләрең, Баскан эзеңә су чыкса, Үрдәк булып йөзәрем.

Чыганаклар

Тагиров, Гай Хаджиевич. 100 татарских фольклорных танцев : [Описание] / Гай Тагиров; [Вступ. ст. В. Горшкова]. — Казань : Татар. кн. изд-во, 1988. — 158, с. : ил., нот. ил.; 22 см.

Төркем:Татар халык биюләре