Бу мәкалә 1994 елгы беренче Тизлеккә сусау уены турында. Уен сериясе өчен Тизлеккә сусау (уен сериясе) мәкаләсен карагыз. 2015 елгы уен өчен Тизлеккә сусау (2015 елгы уен) мәкаләсен карагыз. 2014 елгы фильм өчен Тизлеккә сусау (фильм) мәкаләсен карагыз. Башка кулланышлар өчен Тизлеккә сусау (мәгънәләр) мәкаләсен карагыз.Road & Track сөйли: Тизлеккә сусау(инглиз. The Need for Speed) — башта Pioneer Productions исемендә танылган EA Ванкувер тарафыннан булдырылган һәм 3ДО өчен Electronic Arts тарафыннан чыгарылган 1994 елгы узыш уены. Өстәлгән җырлар белән юрамалар MS-DOS (1995), ПлейСтейшн (1996) һәм Сега Сатурн (1996) өчен чыкканнар. 1996 елгы Windows юрамасы Махсус басма(инглиз. Special Edition) өстәмә исеменә ия.

Тизлеккә сусау ноктадан ноктага өч юлларда дошманы белән дә, аннан башка да сигез лицензияләнгән машиналарны идарә итәргә рөхсәт итә. Узышларда контроль нокта, граждан машиналары һәм полиция кугыннары очрыйлар. Electronic Arts машиналар тотышын һәм трансмиссия чыгарган авызларын күчерү өчен Road & Track журналы белән хезмәттәшлек иткән. Уенда машиналар турындагы тавыш комментарие белән җентекле мәгълүмат, журнал ысулында һәр машинаның эчке һәм тышкы өлешләренең берничә сурәтләре һәм җирлектәге музыка белән машиналар турында кыска видеолар бар.

Уен коммерция ягыннан уңышлы булды. Видео уеннары басмалары уен барышына һәм графикага кертелгән чынлык белән киң экранлы видеоларны мактаганнар.

Бу Тизлеккә сусау сериясенең беренче уен. 1997 елда Тизлеккә сусау II исемле дәвамы чыккан.

Төркем:1994 елгы санак уеннары Төркем:3ДО өчен уеннар Төркем:Атари Джагуар өчен гамәлдән чыгарылган санак уеннары Төркем:ДОС өчен уеннар Төркем:EA Сиэтл санак уеннары Төркем:EA Ванкувер санак уеннары Төркем:Electronic Arts санак уеннары Төркем:Electronic Arts Виктор санак уеннары Төркем:Журнал брендлы санак уеннары Төркем:Тизлеккә сусау санак уеннары Төркем:ПлейСтейшн өчен уеннар Төркем:Сега Сатурн өчен уеннар Төркем:Тектой санак уеннары Төркем:Канадада булдырылган санак уеннары Төркем:Музыкасы Джефф ван Дик тарафыннан язылган санак уеннары Төркем:Музыкасы Саки Каскас тарафыннан язылган санак уеннары Төркем:Цифрлаштырылган спрайтлы санак уеннары Төркем:Windows өчен уеннар Төркем:Вакыйгалары Америка Кушма Штатларында узган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Европада узган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Лас-Вегас агломерациясендә узган санак уеннары Төркем:Күпкулланучылы һәм беркулланучылы санак уеннары Төркем:Санак узыш уеннары