Зур Нөркәй — Татарстан Республикасының Сарман районындагы авыл. Административ яктан Нөркәй авылы Татарстанның көнчыгыш өлешендә, Ык елгасына коя торган Минзәлә елгасы буенда урнашкан. урнашкан. Нөркәй көньяк-көнчыгыштан Тәкермән, төньяктан Шәрләрәмә, көнбатыштан Теләнче Тамак, көньяк-көнбатыштан Юлтимер, көньяк-көнчыгыштан Сарман, Янурыс һәм Азалак авыллары белән чикләнә. Нөркәй авылы су һәм тимер юллардан ерак урнашкан. Автомобиль юлы Нөркәйдән 3 км ераклыкта тора.

Географиясе Зур Нөркәй Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 228 чакрым, ә район үзәге Сарманнан төньяк-көнчыгышка таба 15 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарих XVIII гасырда нигезләнгән. Шул чорда Минзәлә елгасының көнчыгыш ягында мари кабиләләре, авылның көньяк-көнчыгышында чуаш халыклары яшәгәннәр. Моннан 5-6 йөз еллар элек монда башкорт милләтенән булган Нуркай исемле кеше килеп утырган. Ул терлек асрау белән шөгыльләнгән. Аның 40 баш аты булган. Аның Гаит һәм Даит исемле ике малае булган. Даит Кәүҗияк ягындагы чирәмлектә көтү көткән һәм шунда үлгән дип сөйлиләр. Нуркайга чирәмлектәге урын ошамаган һәм ул хәзерге Минзәлә елгасы буена килеп утырган. Нуркай агачларны төпләп, үзенә яшәү өчен урын әзерләгән. Ул килгәнче бу урыннар урман белән капланган булган. Урман күбрәк каен, имән агачларыннан торган. Урман эченнән Минзәлә елгасы аккан. Башка елгалар бу урыннарда булмаган. Үзе янына Нуркай Шәяхмәт исемле кешене чакыртып китергән. Нуркай үзе башкорт, ә Шәяхмәт Казан ягыннан килгән татар булган. Алардан соң татарлар, башкортлар килеп урнашкан. Шулай итеп Нөркәй авылы барлыкка килгән.

XIX гасырның II нче яртысында Нөркәй зур авылга әйләнә. Ул чакларда әле йортларның тәрәзәләре карыннан торган, түбәләре саламнан булган. 1885 нче елларда җир үлчәп бирүче (землемерлар) билгеләнгән. Алар җирләрне башкорт кешеләренә күбрәк, Казан татарларына азрак биргәннәр. Нөркәйдә Казан татарларын-аз җирле кешеләрне типтәрләр дип атаганнар. Шулай итеп сыйнфый катлау туган. Уфа губернасы, Минзәлә өязе Нөркәй вулысына 32 авыл керә, аларда барлыгы 550 хуҗалык исәпләнә. Нөркәй вулысына бик еш тире җыючы вак сәүдәгәрләр килеп чыга торган булган. Эре байлар, купецлар барлыкка килгән. Сәүдә үсә барган, ярминкәләр оешкан. Ярминкәгә якын-тирә авыллардан сәүдәгәрләр үзләреннән йон һәм тиреләрен алып килә торган булганнар. Соңрак бу ярминкәләр зураеп киткән: сәүдәгәрләр Казан, Мәскәү, Астраханьнан, хәтта чит илләрдән дә (Алманиядән дә) килә торган булганнар. Байлар сәүдә итеп ярыша-ярыша баеганнар. Эре бай купецлардан Гали, Мифтах Зәйнетдиновлар һәм Хафиз Таишевлар булганнар. Алар авылның күп җирләрен, терлекләрен үзләштергәннәр, шул ук вакытта сәүдә белән дә шөгыльләнгәннәр. Төп сәүдә әйберләре икмәк, тире, комач булган. Уфа архивы мәгълуматларына караганда Нөркәйнең ул чактагы адресы – Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Нөркәй вулысы. Нөркәй вулыс үзәге булган. 19 нчы гасырның 2 нче яртысында ук ул мәдрәсәле зур авыл булган. Анда яртылаш дөньяви һәм яртылаш дини фәннәр укытылган. Авылда 4 мәчет, 4 мәхәллә, зур базар булган. Базарның урыны хәзерге мәдәният йорты белән 3 этажлы йорт арасында булган. Нөркәйдә ел саен зур ярминкә үткәрелгән (Бу мәгълүматларны Уфа шәһәре архивыннан авылдашыбыз Лиюдә Миңнәхмәт кызы алып кайта). Байлардан башка авылда урта хәлле,ярлы крестьяннар, батраклар яшәгән. Экономик яктан крестьяннар һәм батраклар авыр хәлдә яшәгәннәр. Урта хәлле крестьяннар башкортлардан торган. 1917 елгы революция башлангач, авылның байлары төрлесе-төрле якларга качканнар, кайберләре акларга кушылып киткәннәр. 1918 нче елны совет власте урнашкач, Нөркәй Волисполком булып оеша. Волисполкомның беренче председателе Куликов дигән кеше була. Аның туган авылы-Языково. Волисполком секретаре булып Хәмитов Сәет эшләгән. 1917-1918 нче елларда земский отделлар барлыкка килә. Земотдел председателе булып Романов эшләгән. Земотделлар җир, урман эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Бу эштә Хөснетдинов Шәкүр актив эшләгән. Гражданнар сугышы елларында авылда зур вакыйгалар булган. 1918 нче елда «сәнәклеләр сугышы» башланып китә. “Сәнәклеләр» авылга керә алмаганнар. Алар Зәй ягыннан килеп чыгып, Нөркәй аша ага торган Минзәлә елгасы буйлап килеп чыгалар. Авылның активлары, коммунистлары халыкны сәнәклеләргә каршы көрәшкә туплыйлар һәм аз гына вакыт эчендә куып җибәрәләр. Бу көрәштә Галиев Хуҗа, Куликов, Вахитов, Романов, Шәмсетдинов Салихҗаннар актив катнашканнар. 1918 нче елның җәендә ак чехлар авылга килеп керәләр. Шул вакытларда авылның бай малайлары Зәйнетдинов Гали, Мифтахлар яңадан кайталар. Суханов (Суханов Минзәләдә туган) җитәкчелегендәге Кызыл отряд ак чехларны куып җибәрә. Бу көрәштә Хөснуллин Г., Хаертдинов С., Галләмов Г., Фахертдинов М., Зигангиров Соббухлар актив көрәшкәннәр. Зигангиров Соббух Вятка Алны фронтында катнашкан. Аннан соң Деникин армиясенә каршы көрәштә Азин командалагында көрәшкән. Кызыл отряд командиры Суханов дошман кулына эләгә һәм каты җәзаланып үтерелә. Аның кулларын сындырып, колакларын кисәләр. Колхозлаштыру 1918 нче елларда ярлылар комитеты оеша. Бу комитетны «крестком» дип йөрткәннәр. Крестьяннар комитеты председателе Нуриахметов Габдерахман булган. «Крестком»нар ярлыларны икмәк белән тәэмин итүдә зур эшләр эшләгәннәр. 1918 нче елның азагында «кресткомнар» бетерелгән. 1925 нче елда сельхозтовариществолар оеша. Башта оешмада 10-15 хуҗалык кына була. Сельхозтовариществолар Нөркәйдә «Сельхозснаб» дип йөртелгән. Сельхозснабларны оештыруда Ганиев Хади, Габдрахманов Хайберахман, Кадушин Яким (Бикмәт авылында туган), Хадиев Зәки (Т.Тамакта туган) актив катнашканнар. Сельхозснаблар аша крестьяннар авыл хуҗалыгы машиналары, сука, тырма һәм башка инвентарьлар алганнар, ссуда белән акчалар ала торган булганнар, дип сөйли Габдрахман Исмагилов. Билгеле булганча, 1923 нче елда Мәскәүдә (илебездә беренче тапкыр) авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачылды. Анда илебезнең төрле почмакларыннан күп вәкилләр, кунаклар җибәрелде. Шул исәптән, Чаллы контоны комсомоллары үзләренең вәкилләре итеп Төхфәт Имаметдиновны җибәрәләр(Имаметдинов соңыннан Нөркәй совхозында эшли). Мәскәүдә үткәрелгән авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең тәэсире белән, Нөркәй волисполкомы, партоешмасы 1924 нче елның көзендә уңыш бәйрәме көннәрендә Нөркәй вулысы авыл хуҗалыгы күргәзмәсе үткәрде. 5 нче октябрьдә үткәрелде бу чара, анда барлык авыллардан җыелган вәкилләргә, авыл хуҗалыгын торгызудагы бурычлар аңлатылды, бергәләп эшләүгә чакыру ясалды. 1924 нче елның 22 нче октябрендә вулыс үзәге Нөркәйдә янәшә берничә вулыс өчен авыл хуҗалыгы күргәзмәсе үткәрелде. Бу күргәзмәдә 1923-1924 нче елгы авыл хуҗалыгында ирешелгән уңыш нәтиҗәләрен күрсәтүче экспонатлар булган. Күргәзмәнең төп максаты китерелгән авыл хуҗалыгы техникасы, сабаннар, тимер тырмалар, суырткыч, ашлык суккыч һәм җилгәргеч, ашлык ургыч һәм башка машиналарны бергәләшеп сатып алырга мөмкин икәнен төшендерү иде. Бу техниканың иң гаҗәбе - күргәзмәгә трактор килү булды. 22 нче октябрьдә трактор киләсе халыкка аңлатылган иде. Иртә белән күргәзмәнең үзәге - базар мәйданына халык җыелгач, түземсезлек белән трактор килгәнне көтәләр иде. Көткән вакытта кешеләрнең «ничек инде җир сукалый торган машина булсын» дигән шөбһә сүзләрен ишетергә туры килде. Менә бервакыт, бу якларда гомерендә бер кеше дә ишетмәгән гөрелдәү тавышы ишетелде. Кечкенә трубасыннан төтен пошкырта-пошкырта трактор килә. Артыннан 4 төрәнле зур сабан, тимер тырма да таккан. Ул Кече Нөркәй һәм Зур Нөркәй авыллары арасындагы калкулыкны эһ дигәнче сөреп тә ташлады. Агайлар буразналардагы сөрү тирәнлеген 20-30 см дан да ким булмаган бармаклары белән вершоклап үлчәгәч тынычландылар. Бу трактор шул еллардан соң озак та үтми,көчле авыл хуҗалыгы машиналары һәм тракторлар нигезенә таянып оештырылачак колхоз һәм совхозларның беренче хәбәрчесе иде. 1928 нче елларда авылда «җәйге театр» эшләгән. Беседкалары белән парк бакчасы, су коену купальнясы, елгада йөрү өчен көймәләр булган. Болар бар да раскулачивание вакытында, Бөек Ватан сугышы елларында юкка чыкканнар. 1929 нчы елда Нөркәйдә күмәк хуҗалыклар (колхозлар) оеша башлый. Колхозларны беренче оештырып йөрүдә катнашучы Гыйлманов Вилдан председатель итеп сайланган. Колхоз оештыруда Фатхуллин, Идиятуллин З., Булатов, Шәмсетдинов, Нуриев, Валиева Маһруйлар зур активлык күрсәткәннәр. 1931 нче елда 25 меңчеләрдән Гыймадиев килә, ул колхозлар төзүдә зур эшләр эшли. Колхозның партком секретаре Шәмсетдинов булган. «1929 нчы елның көзендә республикада колхозлар хәрәкәте шактый көчәеп киткән иде. Мин дә солдаттан кайту белән, вулыс партия оешмасының кушуы буенча Нөркәйдә колхоз оештыру эшенә керештем. Коллективлашу өчен көрәш һәм бу җаваплы бурычны үтәүдә комсомолларның актив катнашулары, Нөркәй комсосол оешмасы тарихында аерым урын алып тора»,- дип яза Хаҗи ага Галиев. Колхоз төзелеше елларында Нөркәй комсомолларының эшләгән эшләренә сокланып авылдашыбыз Сөббух Рәфыйков түбәндәгеләрне яза: «Саный китсәк комсомоллар эшләгән эшләрнең очына чыгарлык түгел. Беренче колхозлар оешып, күмәк кырларда тургайлар моңы ишетелгәч тә беренче буразнаны салучы кешеләр дә коммунистлар, комсомоллар булдылар. 1930 нчы ел комсомоллары турында никадәр җылы сүзләр әйтсәң дә аз булыр сыман. Бу вакытларда карт комсомолларның күбесе партия сафларына кереп, совет партия оешмаларында җаваплы хезмәтләр башкаралар иде. Элек беренче пионер булган яшүсмерләр яңа буын комсомолы булып үсеп җиттеләр. Алар, коммунистлар, ярлы активистлар – Борһанова Ш., Халиков Миннәхмәт, Нәҗметдинов Ә., Мухаметшин Ш., Валиева Маһруйвафалар белән кулга-кул тотынып авылны яңа таңнарга ашыктырдылар. Бу елларда иң актив комсомол яшьләр Яхин Г., Файзуллин Г., Фаррахетдинов Г., Шарипов Латыйп, Шарафетдинов Ф., Вагизов, Абдуллин Х., Ямалиев Шәми, Сәмигуллин З., укытучы Токмановлар һәртөрле җәмәгать эшләрендә якыннан торып катнашалар иде. Колхоз төзүдә һәм сыйнфый дошманнарга каршы көрәштә комсомоллар коммунистларның турыдан-туры ярдәмчеләре булдылар». Зигангиров Сөббух сөйләве буенча, 1934 нче елда МТС оешкан. Аның беренче директоры Бәхтиев булган. МТС каршында политбүлекләр оешкан. Политбүлек начальнигы Хәкимҗанов, хезмәткәрләре Булатов һәм башкалар иде. Политбүлекләр колхоз белән килешүләр төзеп, аның җирләрен авыл хуҗалыгы машиналары белән эшкәрткән.

1935 нче елда МТС ка беренче тракторлар кайта. Беренче трактор йөртүчеләр Галиев Галиәхмәт, Исламов Гариф, Бакиев Таһир, МТСта оешкан курста механик Ханов укыткан. 1938 нче елда беренче комбайннар кайта. Беренче номерлы комбайнны Абдуллина Мәхтүмә апа, икенче номерлысын Бәдертдинов йөрткәннәр. МТСта тимерче Миңнулла, глав.слесарь Гайфулла (Сөлек авылыннан), беренче токарь Муслимов Җәмил (Шыгай авылыннан), столяр-плотниклар Ахметшин М., Исмагилов Габдрахманнар актив эшчеләрдән саналганнар. Беренче 15 трактор өчен алар 15 кыр вагоны ясаганнар. 1930-1931 нче елларда авылны коллективлаштыру тәмамланган. Коллектив хуҗалык авыл кешеләрен дәрт белән эшкә тарткан. Колхоз басуларында Валиева М., Мухаметшина Мөтахара, Шәрәфетдинова Нурлыхода, Борханова, Сахапова Зәхирә, Нәҗметдинова, Афзалова Әминә зур тырышлык белән эшләгәннәр. Нөркәй авылында партия ячәйкәсе һәм комсомол оешмасы. 1918 нче елның 29 нчы октябрендә коммунистик яшьләр союзының беренче Бөтенроссия съезды ачыла. Бу съезда Ленин комсомолы төзелә. 1919 нчы елларда авылларда беренче комсомол ячәйкәләре төзелә башлый. Нөркәйдә беренче комсомол ячәйкәсе 1919 нчы елда барлыкка килә. Комсомол сафына беренчеләрдән булып Зөфәр Кормашев, Шәйхемәрдән Шириязданов һ.б.керәләр. Нөркәй комсомол ячәйкәсенең беренче секретаре Ш.Шириязданов, членнары Асия Валиева(Т.Тамак авылыннан), Хәсәнова М. була. Авылга аклар кергәч ячәйкә тарала.