Соры ябалаклар () — ябалаксыманнарның бер ыругы. Озынлыгы 33–84 см, зур чырайлы, озын койрыклы, йомшак каурыйлы кошлар, бармаклары да каурыйлар белән капланган. Ауразия, Америка һәм Төньяк Африканың урманнарында — 12 төре, элек Советлар Берлеге, Россия һәм Татарстанда 3 төре яши: соры ябалак, озын койрыклы ябалак, сакаллы ябалак. Ауга төн җиткәч чыгалар. Кимерүчеләр, кошлар, бакалар белән тукланалар.
Kaynak ve lisans
Kaynak: Wikipedia — Соры ябалаклар · katkı geçmişi.
Metin: CC BY-SA 4.0.
Metin düzenlemesi hakkında
Viki işaretlemesi ve şablonlar çıkarıldı; uzun metinler kısaltıldı.