Кизләү () — Татарстан Республикасының Норлат районындагы авыл. Географиясе Кизләү Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 178 чакрым, ә район үзәге Норлаттан төньяк-көнчыгышка таба 15 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.6 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Тарих XX гасыр башына Кизләү Чистай өязендәге иң зур татар авылларының берсе саналган, анда берничә мөселман мәхәлләсе, мәдрәсә һәм дүрт мәчет эшләгән.
1911 елда агач бурадан авылның дүртенче Җәмигъ мәчете төзелгән. Аны төзү зарурлыгы халык саны арту белән бәйле булган (экспертиза әлеге объектның XX гасыр башы татар агач архитектурасының кыйммәтле үрнәге булуын ачыклаган).
2014 елда әлеге тарихи бина янында яңа агач мәчет төзелгән, 1911 елгы корылма авылның тарихи мирасының бер өлеше буларак сакланган. Экспертиза объектка төбәк әһәмиятендәге һәйкәл статусын бирергә тәкъдим иткән Нурлат районындагы 1911 елгы агач мәчет архитектура һәйкәле дип танылган. Татар-информ, 3.08.2026.
Халык саны 2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 681 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 95,89%, башка халыклар — 3,38%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,73%.
Мәгариф Кизләү мәдрәсәсе Шәхесләр Рөстәм Насыйбуллин (1993), җырчы (бас-баритон), Казан шәһәр филармониясе вокалисты. 2000 елда гаиләсе белән авылга күченгән, шунда укыган. Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.