Сәйдәш Гарифуллин, Сәйдәш Фәтхелислам улы Гарифуллин — музыкант (аккордеончы), тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты (1990).
Тәрҗемәи хәле
1944 елның 10 ноябрендә Буа районы Казма авылында бишенче бала булып туган (абыйсы Сәгыйть, апалары Әлфия, Хөрия, Чәчәк). Әтисе Фәтхелислам, әнисе Сафура. 1959 елда фортепиано сыйныфы буенча Буа музыка мәктәбен, 1969 елда инглиз теле белгечлеге буенча Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының роман-алман бүлеген тәмамлый. 1990 елда «Татар теле бәйлекләре» темасына филология фәннәре диссертация яклый. Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы 1966-1968 елларда «Оргсинтез»ның тәрҗемәчеләр бюросында эшли.
1968 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә: 1968-1971 елларда Илһам Шакировның концерт бригадасы аккордеончылар триосында (З. Гыйбадуллин, И. Галимов белән бергә), 1972-1973 елларда филармониянең эстрада бүлеге җитәкчесе, 1996-1998 елларда музыка бүлеге җитәкчесе булып эшли.
1974 елдан Казанда, 4 ел Гыйракта (1977-1981), 2 ел Сүриядә (1985-1987), Төркиядә (1991 елдан) тәрҗемәче булып эшли.
1982-1992 елларда Казан дәүләт университетында инглиз теле укыта.
1993-2004 елларда ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәр.
Пенсиягә чыккач, Казанның кайбер рестораннарында, Төркиядә отельләрдә рояльдә уйный.
Хезмәтләре Татар теле бәйлекләре. Чаллы: КамАЗ нәшрияты, 1990. Инглизчә – татарча сүзлек. Казан: «Мәгариф», 2007. Татарча – русча – инглизчә фразеологик сүзлек. Казан: «Хәтер», 2010.
Иҗаты Аккордеонда да, фортепианода бердәй оста уйнаучы талантлы музыкант. Репертуарында — Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Ренат Еникеев, Александр Ключарев һ.б. татар композиторларының әсәрләре, халык көйләре, үзе язган инструменталь миниатюралар.
Рус классик музыкасын да, көнбатыш композиторларының иҗади хәзинәсен дә җентекләп өйрәнә: композитор Дюк Эллингтон (АКШ), саксафончы Фаусто Паһетти (Италия), пианист Ричард Клайдерман (Франция), аккордеончы Михаи Табони (Маҗарстан) иҗаты күпкырлы музыкант булып өлгерүенә этәргеч була.
Аның уйнавында татар халык көйләре белән джаз традициясе органик бәйләнеш кичерә. С. Гарифуллин үзе эшкәрткән әсәрләрдә джаз ысулларын оста файдалана. Аккордеон белән әсәрне яздырганнан соң, үзе үк фортепианода импровизациясен шул ук фонограммага өстәп яза.
Дискография «Алтын аккордеон» (әлбум) С. Гарифуллин. «Алтын аккордеон»
Әдәбият Буа ягым-тау ягым (төзүче И. Әхмәтҗанов). К.: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01000-8
Сылтамалар Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сайты Сәйдәш Гарифуллин белән әңгәмә. «Шәһри Казан», 16.07.2016
Моны да карагыз Сәйдәш Гарифуллин, Әнвәр Вәлиуллин (дуэт). Салих Сәйдәшев музыкасына стилизация (Yandex видео, 3:34) Сәйдәш Гарифуллин уйный (видеолар)
Искәрмәләр
Төркем:Татар музыкантлары Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Тәрҗемәчеләр