Казан синтетик каучык заводы – Казан шәһәрендә урнашкан . Русиянең иң алдынгы нефть химиясе сәнәгате предприятиеләренең берсе. 1936 елда Киров исемендәге синтетик каучык заводы буларак нигезләнгән. Заводның төп продукциясе: силикон һәм уретан каучыклары, резин һәм силикон катнашмалары, кремнийорганик һәм тиоколлы һерметиклар һәм компаундлар, тиоколлар, мастиклар, түбә япмалары, алкид лак, автомобил сыекчалары, һ.б.

Төркем:Казан ширкәтләре