Әкрам Җафаров (Әкрам Җафар улы Җафаров, , , ) — математик, физика-математика фәннәре докторы (1989), профессор (1991), Россия мәгариф академиясе мөхбир әгъзасы (1992).
19 елда Арзамас педагогика институтын тәмамлый. Өлкә мәктәпләрендә математика укыта (шул исәптән 1963-64 елларда Питрәксе урта мәктәбендә). 1969 елдан Новосибирск дәүләт педагогика университетында: 1972 елдан геометрия һәм математика укыту ысулияте кафедрасы мөдире, 1981-2009 елларда фән эшләре буенча проректор. Математик кибернетикага караган фәнни хезмәтләр, мәктәп дәреслекләре авторы.
Сылтамалар Жафяров Акрям Жафярович: библиографический указатель / сост. библиографический информационный центр — Новосибирск, 2014. – 56 с.
Төркем:Татар галимнәре Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Кызыл Октябрь районында туганнар Төркем:Математиклар