Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы, «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе Уку йортының ТР мәгариф һәм фән министрлыгының фәрманы 9651/15 01.12.2015 белән расланган уставы нигезендә, — Татарстанның Тәтеш шәһәрендә (1555 елдан застава, 1781 елдан өяз шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Татарстанның иң өлкән уку йортларыннан берсе. РФның «Иң яхшы 100 урта махсус белем бирүче оешмасы» исемлегенә кертелгән Есть чем гордиться. «Авангард» («Тәтеш таңнары»), 2.12.2001. Казан дәүләт аграр университетының фәнни-белем бирү кластерына керә. Гамәлгә куючы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы. Тарих 1921 елның 8 августында ТАССР халык мәгарифе бүлеге коллегиясе карары белән Тәтеш кантонында бакчачылык-яшелчәчелек буенча махсуслашкан түбән баскыч техникумы ачыла. 1929-1936 елларда күмәк хуҗалык рәисләре әзерләүче берьеллык Тәтеш авыл хуҗалыгы мәктәбе (ТСХШ) буларак эшли. 1936-1940 елларда Татарстан АССР күмәк хуҗалык хезмәткәрләренең белемен күтәрү өлкә мәктәбе (ТОШПККР).

1940-1944 елларда Тәтеш урта авыл хуҗалыгы мәктәбе (ССХШ). Уку йортына ТБУМ яки җидееллык мәктәпне бетергән һәм керү имтиханын уңышлы тапшырганнарны гына алалар. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның ноябрендә 2нче курста уку туктый, курсантлар саклану сызыгы төзелешенә алына. 1942 елның февраленнән курсант егетләрне, 1943 елның мартыннан укытучыларны (шул исәптән техникум директорын) фронтка алалар. Ике (рус һәм татар) төркемнән бер төркем ясап, укытуны дәвам итәләр.

1944-1956 елларда (ТАССР җир эшләре халык комиссариаты фәрманы белән үзгәртелгән) берьеллык Тәтеш дәүләт кырчылар һәм күмәк хуҗалык урманчылары мәктәбе. Мәктәп җитәкчесе Анна Иван кызы Буйнова. 1956 елда Югары Ослан районы Ключищи авылындагы кече агрономнар һәм техник-җир оештыручылар әзерләүче авыл хуҗалыгы техникумы, матди базасы начар булу сәбәпле, Тәтешкә күчерелә һәм Тәтеш кырчылар мәктәбенә кушыла. 1956-1968 елларда Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы дип атала. Уку йорты Тәтешнең Ленин урамындагы сәүдәгәр Серебряковның ике катлы таш йортына урнаша.

1968 елда ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманыТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы N 250 26.09.1968 белән Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын һәм Тәтеш районы «Октябрьның 50 еллыгы» күмәк хуҗалыгын берләштереп, Тәтеш совхоз-техникумы оештырыла.

1979 елда уку йорты Идел ярында төзелгән яңа уку корпусларына күченә. Шул ук елны механиклар әзерләүче бүлек ачыла. 1997 елда бухгалтерлар әзерләүче икътисад бүлеге ачыла. 2002 елдан янәдән авыл хуҗалыгы техникумы дип атала. 2005 елда РФ хөкүмәте күрсәтмәсеРФ хөкүмәте күрсәтмәсе N 1768-р 31.12.2004 нигезендә уку йорты федераль баланстан республика балансына күчерелә. 2013 елда ТР министрлар кабинеты карарыТР министрлар кабинеты карары N 592 22.08.2013 нигезендә уку йортының итеп (ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы урынына) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләнә. Белгечлекләр Автомеханик Авыл хуҗалыгын механикалаштыру Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты Авыл хуҗалыгы җитештерүендә электр корылмаларын ремонтлау һәм файдалану буенча электромонтер Агрономия Аш-су остасы, кондитер Гомуми төзелеш остасы Җирлекнең табигатьне саклау ягыннан корылышы Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы Сатучы, контролер-кассир Тегүче Урман һәм урман-парк хуҗалыгы Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән) Уку йортына 04.03.2016 бирелгән 7920нче санлы лицензия буенча Шәхесләр Директорлар

1956-1959 — Петр Афанасий улы Панов, 1959-1962 — Илсур Сафиулла улы Шәрәпов, 1962-1976 — Фоат Йосыф улы Ситдыйков, 1976-1981 — Николай Александр улы Горшков (уку йортының яңа бинасын төзеп бетерә), 1981-1985 — Фәргать Миңнулла улы Галиуллин, 1985-1988 — Александр Ниолай улы Калинин, 1988-1990 — Азат Фәйзрахман улы Нуруллов, 1990-1994 — Наил Насыйбулла улы Әхмәтҗанов, 1994-1998 — Мидхәт Гәрәй улы Насретдинов, 1998-1999 — Җәүдәт Шәрип улы Сафиуллин, 1999-2002 — Рубис Минзанур улы Сәлимов, 2002-2007 — Анатолий Сергей улы Балантаев, 2007-2015 — Марат Галимҗан улы Фазлыев. 2016-2019 — Илдар Роберт улы Фәткуллов. 2019-2024 — Илнур Назыйм улы Замалтдинов.Всероссийский бизнес центр 2024-???? — ... Укытучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы

Тәмамлаучылар

Уку йортында 95 ел эчендә 25 меңнән артык белгеч әзерләнгәнТәтеш АХТ сайтының «Безгә 95 яшь» (Нам 95 лет) бүлегендә Федор Андрей улы Хохлов (1928 елның 1 гыйнвары, Буа кантоны, хәзерге Тәтеш районы, Кече Бисәр авылы-2006), икътисад фәннәре докторы, профессор, КПСС Тәтеш райкомының беренче сәркатибе, Мари АССР авыл хуҗалыгы министры (1978-1979), КПСС Мари өлкә комитеты сәркатибе (1979-1990), Мари АССР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Уку йортын 1945 елда тәмамлаган. Фатыйх Хәлил улы Минушев (1928 елның 30 ноябре, Буа кантоны, хәзерге Тәтеш районы, Үтәмеш авылы), ТАССР авыл хуҗалыгы министры (1967-1971). Михаил Андрей улы Офицеров (1935 елның 10 сентябре, ТАССР, Куйбышев районы, хәзерге Спас районы, Куралово авыл җирлеге, Кече Александровский поселогы), КПССның Мамадыш (1966-1968), Әгерҗе (1969-1973) райкомнарының икенче, Тәтеш райкомының беренче сәркатибе (1977-1988). Мөхәррәм Мансур улы Ибәтов (1961 елның 8 апреле, ТАССР, Тәтеш районы, Түбән Тархан авылы), Тәтеш районы башлыгы (2006-2011), ТР юстиция министры урынбасары - департамент җитәкчесе. Рәшит Нәҗип улы Заһидуллин (1952 елның 9 ноябре, ТАССР, Апас районы, Борнаш авылы), Апас районы башлыгы (2005 елдан), ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, . Наил Миншакир улы Шәрипов, Норлат районының (элекке) башлыгы. Камил Камал улы Гыйльманов (1956 елның 1 апреле, ТАССР, Аксубай районы, Индустриальный поселогы), Аксубай районы башлыгы (2008 елдан). Миндил Нәҗми улы Шәмсетдинов (1950 елның 15 апреле, ТАССР, Кама Тамагы районы, Даныш авылы), Кама Тамагы районы башлыгы (1991-2001). Юрий Василий улы Еров, ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары (1985-1988), КПССның Куйбышев райкомы беренче сәркатибе (1988-1991), Спас районы башлыгы (1992-1995), «Татарстанның элита орлыклары» берлеге җитәкчесе (1995 елдан). РФ һәм ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Александр Иван улы Силантьев (1946 елның 1 июле, ТАССР, Тәтеш районы, Удел Нечасово авылы), табигатьне куллану өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Мари Ил буенча идарәсе башлыгы (2002-2011), РФ атказанган экологы. Радик Рәгыйп улы Зыятдинов (1966 ел, ТАССР, Апас авылы), ТР дәүләт техник күзәтчелеге комитеты башлыгы (2012 елдан). Әсхәт Гасыйм улы Гасыймов (1941 ел, ТАССР, Сарман районы, Кәүҗияк авылы), Тәтеш шәһәре башкарма комитеты рәисе (1973-1984). Александр Александр улы Никифоров (1956 ел, ТАССР, Чүпрәле районы, Чуаш Шәйморзасы авылы), Буа машина төзү заводы директоры (2003 елдан), ТР атказанган мелиораторы. Николай Семен улы Катков (1928 елның 18 декабре, Киров өлкәсе, Нолинск районы, Мошата авылы), икътисад фәннәре докторы, профессор, 1969 елдан Мари дәүләт университетында икътисади кибернетика кафедрасы мөдире. РФ атказанган икътисадчысы. Фәрит Гыйльфан улы Борһанов (1948 елның 18 гыйнвары, ТАССР, Буа районы, Югары Лашчы авылы), Татар энциклопедиясе институтының бүлек мөдире (1997 елдан). Габдрахман Габбәс улы Хафизов, тарих фәннәре докторы, профессор. Владимир Николай улы Фомин, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы һ.б.

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1953 No/unknown value Николай Катков 1928-12-18 университет профессоры Казан дәүләт аграр университетыМари дәүләт педагогия университетыКПССның Татарстан өлкә комитетыГранма университеты 2013-10-28 1953 1957 Вячеслав Данилов 1937-10-30 Хуҗа Хәсән тарихчыикътисадчы МенделеевскШирәмәт районыТәтеш районыАпас районыТасмаТатарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы

Искәрмәләр

Сылтамалар

Уку йортының рәсми сайты Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Выпускники Тетюшского сельскохозяйственного техникума всегда востребованы. «Известия Татарстана», 20.11.2015 Моны да карагыз Тәтеш педагогика көллияте Тәтеш гражданнарны яклау көллияте

Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1921 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Тәтеш уку йортлары