27 нче санлы Әгерҗе һөнәри училищесы — Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә (1928 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1938 елдан шәһәр) урнашкан урта һөнәри белем бирү йорты. 2013 елдан Бөгелмә аграр көллиятенең 3нче санлы филиалы, 2015 елдан Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең 2нче санлы филиалы. «Җир өсте техникасы һәм технологиясе» юнәлеше буенча тимер юлда эшләү өчен белгечләр әзерли. Гамәлгә куючысы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы. Филиал директоры (2014 елдан) — Рушания Альберт кызы Волкова.

Тарих 1928 елдан бирле тимер юл транспорты өчен кадрлар әзерли. 80 елдан артык тарихында уку йорты берничә мәртәбә исемен алыштыра: ФЗУ, ФЗО, ЖУ № 3, СГПТУ № 27, ПУ №27 һ.б.

2013 елда ТР министрлар кабинеты карарыТР министрлар кабинеты карары № 257 16.04.2013 белән 27нче санлы һөнәри укуханә Бөгелмә аграр көллиятенең 3нче санлы филиалы итеп үзгәртелә.

2015 елда ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманыТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 7373/15 01.07.2015 белән Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең 2нче санлы филиалы итеп үзгәртелә.

Белгечлекләр Локомотив машинисты — 9 сыйныфтан соң 3 ел 5 ай, 11 сыйныфтан соң 1 ел 10 ай укыйсы. Хәрәкәттәге составны файдалану һәм ремонтлау буенча слесарь — 9 сыйныфтан соң 2 ел 5 ай, 11 сыйныфтан соң 10 ай укыйсы. Аш-су остасы, кондитер.

Сылтамалар Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе

Искәрмәләр

Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Әгерҗе районы