Вәкил Закиров, Вәкил Закир улы Закиров, (1928 ел, ТАССР, Кызыл Йолдыз районы, Кече Сөлчә авылы — 1969 ел, Казан) — драма актеры, Мамадыш татар театры (1946-1949), Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (1951-1969) артисты.

Тәрҗемәи хәле 1928 елда ТАССР Мамадыш кантоны (соңрак Кызыл Йолдыз районыКызыл Йолдыз районы 1959 елда бетерелгән, территориясе Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарына бирелгән) Кече Сөлчә авылында туган. Татар театр техникумын (1951), Мәскәү театр институтын (ГИТИС) (1957) тәмамлаган. 1946-1949 Мамадыш татар театрында эшли. 1951-1969 Татар академия театрында эшли.

Иҗаты Киң диапазонлы артист. Амплуасы — тискәре образларны тамашачы ышандырырлык итеп уйнау.

Уйнаган рольләре Камал театрында уйнаган беренче рольләре — эшче егет Рөстәм («Профессор кияве», Шәриф Хөсәенов әсәре, режиссеры Габдулла Йосыпов), ат карагы Мингали («Зәңгәр шәл», Кәрим Тинчурин әсәре, Фуат Халитов белән алмашлап уйный). Алчын — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт Баһави — «Һиҗрәт» Нәкый Исәнбәт Гофрай — «Миркәй белән Айсылу» Нәкый Исәнбәт Мирзахан — «Ташкыннар» Таҗи Гыйззәт Сабир — «Чаткылар» Таҗи Гыйззәт Байморат — «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт Габбас — «Без аерылышмабыз» Шамил Шаһгали Хәйрүш — «Таң атканда» Шамил Шаһгали Рөстәм — «Профессор кияве» Шәриф Хөсәенов Талип — «Миңлекамал» Мирсәй Әмир Сөнгать — «Җилкәнсезләр» Кәрим Тинчурин Ләбиб — «Киек Каз Юлы» Аяз Гыйләҗев Рамазан — «Янар чәчәк» Илдар Юзеев Де Брюсс — «Фаҗигале юлда» А. Муис Шаһит — «Миләүшәнең туган көне» Туфан Миңнуллин Закир — «Татар хатыны ниләр күрми» Галимҗан Ибраһимов һ.б.

Кызыклы факт «Миләүшәнең туган көне» спектаклендә (Т. Миңнуллин әсәре, режиссеры М. Сәлимҗанов) Вәкил Закиров төп рольдә — Шаһит (рәссамнар берлеге җитәкчесе) ролендә кыяфәте белән Харис Якуповка нык охшаган булган, Х. Якупов спектальне репертуардан төшереп калдыруны сорап, өлкә комитетына барган«Сәхнә», 2016 ел, № 7, 40нчы биттә.

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият И. Илялова. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1999. ISBN 5-298-00708-2 Ә. Шакиров. Исемсез артист. «Сәхнә», 2016 ел, № 7.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Вәкил Закир улы Закиров

Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Камал театры актерлары