Абдуллатыйп Абдулхәким улы Хәкимов ( ; 1840 — II гильдия татар сәүдәгәре, меценат, икмәк сатучы, 1908—1916 елларда Уфа шәһәр Думасы депутаты.
1898 елдан ул Уфа ярлы мөселманнары попечительләр советына нигез салучы һәм аның әгъзасы, бөтен Рәсәй җәмәгать оешмасы «Россия Кызыл Хачы» әгъзасы. Уфа шәһәренең нәселдән килгән мактаулы гражданины.
Биографиясе Абдуллатыйп Габделхәким улы Хәкимов 1840 елда хәзерге Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр авылында , икенче чыганак буенча Бөре өйәзе Дүртөйле авылында (хәзер шәһәр) туган;. Хәкимовның Дүртөйлелә тары ярмасы ваклаучы пар тегермәне булган, ул бәлки, аның туган җиредер, дигән фараз бар өченче чыганак буенча, ул хәзерге Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендә туган.
Эшкуарлык һәм күчемсез милек Абдуллатыйп Хәкимов — 2 нче гильдия сәүдәгәре. Аның Бөгелмә, Уфа шәһәрләрендә һәм Бөре районының Дүртөйле авылында кибетләре һәм магазиннары булган. Эшкуарлык эшчәнлегенең нигезен икмәк, сәнәгать товарлары һәм азык-төлек белән сәүдә итү тәшкил итә (еллык әйләнеш якынча 300 мең сум). Аның берничә күчемсез милеге булган: Бөгелмәдә −3 йорт, Уфада — 2 йорт, җир биләмәләре — Бөре (700 дисәтинә) һәм Бөгелмә өязләрендә (350 дсәтинә). 1908 елгы Уфа белешмә китабына караганда, Бекетов урамында (хәзерге Мостай Кәрим урамы) ике усадьба Абдуллатыйп Хәкимовныкы булган. Шул ук белешмәдә Хәкимовның Югары сәүдә мәйданында һәм Каравансарайда (Кунак йорты) ике мануфактура кибете булуы әйтелә. 1917 елгы игъланга караганда, сәүдәгәр бер үк вакытта төрле юнәлешләрдә эшләгән. Ул сәнәгать товарларын, чәйне, шикәрне күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнә. Даими сәүдә Уфада гына түгел, ә Бөгелмә һәм Малмыжда да алып барыла. Сәүдәгәр даими рәвештә Минзәлә, Бөре, Стәрлетамак һәм Чиләбе ярминкәләрендә катнаша: ул төрле икмәк, йон, сеймал, күн, бал һәм сарык мае сата. Аның штаб-фатиры Уфада — Каравансарайда урнашкан. Сатып алулар шәһәр пристаньнарында башкарыла.
Хәйриячелек һәм җәмгыять эшчәнлеге Хәкимов дини мөселман булган. 1906—1908 елларда Уфадагы Бекетов урамында ике манаралы мәчет — Хәким җәмигъ мәчете төзелгән (рәсми рәвештә Дүртенче җәмәгать мәчете дип атала, халык арасында Хәким мәчете буларак билгеле), мөселман мәктәбе ачуга, Галия мәдрәсәсен карауга, җирле «Әл‑Гәләми әл‑Ислами» газетасын нәшер итүгә акча бирә.
1898 елдан ул Уфа ярлы мөселманнары попечительләр советына нигез салучы һәм аның әгъзаларының берсе. Россия Кызыл Хачының идарәсе әгъзасы.
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, күп кенә сәүдәгәрләр үз йортларының бер өлешен яраланган солдатлар өчен госпитальләр төзү өчен бирә. Уфада мөселман госпитальләре булдырыла. Абдуллатыйп Хәкимов Бекетов урамындагы йортын 37 урынлы лазаретка тапшыра. Ул үз акчасына 20 урын җиһазлый.
Гаиләсе Аның улларының иң танылганы — 1нче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтнәҗип Абдуллатыйп улы Хәкимов (1868-?) . Аның Уфада мануфактурасы һәм азык-төлек кибетләре булган. Еллык кереме 1 миллион сумнан артык. XX гасыр башында ул Уфа губернасындагы иң зур иген сәүдәгәрләренең берсе була.
Мөхәммәтнәҗип Абдуллатыйп улы Хәкимов 1908—1916 елларда Уфа шәһәр думасы депутаты, 1908 елдан башлап Себер сәүдә банкының исәп-хисап комитеты әгъзасы, 1910 елдан башлап — чит ил сәүдәсе Рус банкы әгъзасы, 1913 елдан башлап — Коммерция училищесының Вәкилләр шурасы әгъзасы, 1915 елдан башлап Уфадагы мохтаҗ мөселманнарга ярдәм җәмгыяте рәисе. Ул Милләт мәҗлесе делегаты итеп Уфа сәүдәгәрләреннән сайланган, Милли идарә финанслары назараты составына кергән.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Хәкимов С. Х. Хәкимов Абдуллатип Абдулхәким улы // Башҡорт энциклопедияһы. — Өфө: БР ДАҒУ «Башҡорт энциклопедияһы», 2015—2024. — ISBN 978-5-88185-143-9. Өфө «Хакимиә» мәсетен тергеҙеүгә һәр кем үҙ көсөн индера ала Усадьба Хакимовых
Төркем:Иганәчеләр Төркем:Эшмәкәрләр Төркем:Сәүдәгәрләр Төркем:Вафат булу датасы ачыкланмаган шәхесләр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1840 елда туганнар