Сен-Пьер һәм Микелон (Сең-Пьер һәм Миклоң, , ХФӘ: ) — Франциянең диңгезарты биләмәсе. Мәйданы — 242 км². Халык саны — 6 069 кеше (2012).http://www.insee.fr/fr/ppp/bases-de-donnees/recensement/populations-legales/com.asp?dep=975&annee=2012
Атлантик океанын Изге Лаврентий култыгы белән тоташтыручы Кабот бугазында, Канаданың көнчыгыш ярлары янында, Ньюфаундленд утравыннан 20 км көньяктарак урнашкан. Сигез утраудан гыйбарәт, шуларның икесендә кешеләр яши.
Җәй салкынча, ә кыш йомшак һәм карлы. Еллык явым-төшем күләме — 1400 мм. Томаннар еш була.
Утраулар Жак Картье җитәкчелегендәге француз экспедициясе тарафыннан 1536 елда кәшеф ителгән.
Икътисад нигезе — балык тоту һәм эшкәртү. Искәрмәләр
Төркем:Франциянең диңгез арты биләмәләре