Арыслан — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл. Географиясе Арыслан Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнбатышка таба 68 чакрым, ә район үзәге Олы Кайбычтан төньяк-көнбатышка таба 9 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Тарих 200px|thumb|left|Николай Чудотворец чиркәве XVIII гасырда нигезләнгән. Революциягә кадәрге чыганакларда авыл Мамадыш-Арыслан исеме белән дә билгеле. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлек үрчетү, мичкә ясау белән шөгыльләнә. 20 йөз башында Арысланда архитектура истәлеге — Никольский чиркәве (1901 дә төзелә), чиркәү — приход мәктәбе (1885 тә ачыла), иске дин тарафдарлары гыйбадәтханәсе, май язу йорты, 3 вак-төякләр кибете була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2053 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр авыл Казан губернасы Зөя өязенең Әҗил волостена керә. 1920 дән ТАССРның Зөя кантонында. 1927 нең 14 февраленнән — Кайбыч, 1963 нең 1 февраленнән — Буа, 1964 нең 4 мартыннан — Апас, 1991 нең 19 апреленнән Кайбыч районында. Демография Халык саны1859189719081920192619381949195819701979198920022010201186513031656155314561170562394366305191215174161 Төп милләтләр (2017 елгы җанисәп буенча): руслар. Авылда иске дин тарафдарлары белән бергә православие динен тоткан керәшен татарлар да яши.Онлайн — энциклопедия Tatarica
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 143 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: урыслар — 91,61%, татарлар — 4,20%, башка халыклар — 4,20%.
Шәхесләр Валерий Фёдоров — физик, физика-математика фәннәре докторы, профессор, РФА Петербург атом-төш физикасы институтының Нейтрон тикшеренүләр бүлеге директоры (2002—2014 елларда), рентген һәм гамма-спектроскопия лабораториясе мөдире (2014 елдан). Мәгариф Арыслан башлангыч мәктәбе Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. Каюм Насыйри. Зөя өязе авыллары