Һаҗәр Илялова, Һаҗәр Йосыф кызы Илялова (Һилялова) (1902–1980) — драма артисты, татар һәм үзбәк театрларында уйнаган.

Тәрҗемәи хәле 1902 елда Чиләбе губернасы (хәзерге Чиләбе өлкәсе) Троицк шәһәрендә туган. Туган шәһәрендә рус гимназиясен тәмамлый.

Хезмәт юлы 1919 елдан Троицкида Троицк татар театрында, аннары Урал татар-башкорт театрында1910 елда «Троицкое общество поощрения театрально-музыкального искусства» исеме астында оеша, 1919 елдан һөнәри театр, 1931 елда Свердлауга күчерелә эшли башлый. 1922 елда ире Исхак Илялов белән Уфага күченә, Уфа татар-башкорт театрында (хәзерге Гафури театры) эшли. 1930 еллар башында Әстерхан татар театрында, 1931 елдан Свердлауда Урал өлкә татар-башкорт күчмә эшче театрында эшлиТатар артистларынынң Уралдагы тамырлары. 1933–1935 елларда — Татар академия театрында. 1936 елда Ташкәнттәге Хәмзә исемендәге Үзбәк академия театрына күчә.

Уйнаган рольләре Матур тавышлы, җырчы артистка. Лирик пландагы төп рольләрдә уйный, яшь кызлар образларын иҗат итә. Гөлйөзем — «Наёмщик» Таҗи Гыйззәт Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Айтуган — «Ил» Кәрим Тинчурин Сәрвәр — «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин Зөһрә — «Таһир-Зөһрә» Фәтхи Бурнаш Сара — «Хөсәен морза» Фәтхи Бурнаш Амалия — «Юлбасарлар» Фридрих Шиллер Гөлчәһрә — «Аршин мал алан» Гозәер Хаҗибәков һ.б.

Искәрмәләр

Әдәбият Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.ISBN 5-298-00708-2

Сылтамалар

Г. Камал театры артистлары

Моны да карагыз

Төркем:Татар артистлары Төркем:Үзбәкстан артистлары Төркем:Камал театры актерлары