Яңа АвылНовая Деревня (Яңа Авыл). // Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. – С.401. ISBN 09530650-3-0, ЯңавылЗәй районы. Административ-территориаль бүленеше. Tatarica. Татарская энциклопедия () ― Татарстанның Зәй районы Төги авыл җирлегенә караучы, юкка чыгу стадиясендәге торак пункт (авыл). 2012 елның 1 гыйнварына авылда 4 кеше яшәгән . География Авыл Кичү елгасы кушылдыгы Батрас елгасының өске агымында, урман буенда, Зәй тимер юл станциясеннән 28 км ераклыкта, Зәй ― Төги автомобиль юлыннан 1,5 км эчтәрәк урнашканНовая Деревня (Яна Авыл). // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 171-172. Координаталар: киңлек 55.157220, озынлык 51.748556Новая Деревня. Заинск на карте. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Демография Халык саны История деревни Новая Деревня (Янгаавыл). Татары без границ 1938195819701979198919932002201216980794615128 4 Төп халык ― татарлар (керәшеннәр), руслар. Тарих Авылга 1928 елда хәзерге Зәй районы Төги авылыннан элекке җирбиләүче алпавыт Я. Бочкарев җирләренә күченеп утырган крестьяннар нигез салган. Авыл 1918 елда төзелгән Төги авыл советына караган (беренче рәисе билгеле түгел). 1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Кузай (Троицко-Юсупкино) волостенә керә. 1930 елдан ― Акташ, 1944 елдан ― Ямаш, 1957 елдан ― Акташ, 1962 елдан ― Әлмәт, 1972 елдан ― Зәй районнарында. Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда «Иптәш» (Товарищ) авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла (сайланган рәисләрнең берсе ― Петр Черяшов, ул сугышта һәлак булган). 1930 елда авылда 32 хуҗалыкта 135 кеше яшәгән. Бөек Ватан сугышы елларында (1941―1945) фронтка киткән 11 кеше өйләнеп кайтмаган (һәлак булган яки хәбәрсез югалган) . Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1950 елның июлендә «Иптәш» (Яңа Авыл), «Кызыл Таң» (Красная Зорька, Водоохранный), «Бишьеллык» (Пятилетка, Соколка) һәм Энегельс исемендәге (Алексеевка) авыл хуҗалыгы артельләрен берләштерәләр, яңа хуҗалыкка Энгельс исеме бирелә (беренче рәисе ― Мазанкин). 1959 елдан «Рассвет» колхозында (үзәге Төги авылында: беренче рәис ― Н. Я. Бабатов)«Рассвет». // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С.199. Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеген югалткан авыл халкы тарала башлый. 1993 елда 6 хуҗалыкта 12 кеше, 2002 елда ― 8 кеше, 2012 елда ― 4 кеше яшәве мәгълүм . Авылга газ кермәгән, бернинди социаль-мәдәни объектлар юк. Хәзер авыл юкка чыгу стадиясендә. Әдәбият Новая Деревня (Яна Авыл). // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реном»е, 1994. – С. 171-172. Чыганаклар Новая Деревня (Яңа Авыл). // Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. – С.401. ISBN 09530650-3-0 Сылтамалар История деревни Новая Деревня (Янгаавыл). Татары без границ ЯҢА АВЫЛ (Новая деревня). Татары без границ Искәрмәләр
Төркем:Зәй районының торак пунктлары