Сәгъдия Булатова, Сәгъдия Хәсән кызы Булатова, (1884-1950) — мөгаллимә, Касыйм шәһәрендә кыз балалар өчен беренче дөньяви мәктәп ачучы. РКП (б) әгъзасы (1920 елдан).

Тәрҗемәи хәле 1884 елда Рязань губернасы Касыйм шәһәрендә мөгаллим гаиләсендә туган. Әтисе Урта Азия якларында, Гарәбстанда сәяхәт кылган, укытучылык белеме алып, Касыйм шәһәрендә мәктәптә укыткан шәхес була. Әтисе үлгәндә, Сәгъдиягә 9 яшь була.

Вятка губернасында яшәгәндә грамотага өйрәнә, гарәп һәм фарсы телләрен үзләштерә. 16 яшендә кияүгә чыга, Төркиядә белем алган ире Хәсән Булатов (әтисенең тагын бер укучысы) аны укытучылыкка әзерләргә риза була.

Кызлар мәктәбе 1900 елның башында Касыйм шәһәрендә кыз балалар өчен 4 сыйныфлы беренче мәктәпне ачаКызлар өчен мәдрәсәне Галимәтел Биктимирова Яубаш авылында ача.

Мәктәптә тарих, география, арифметика, татар теле, рус теле укытыла. Мәктәп бинасында әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә, әлеге кичәләргә һәр теләүче керә алганРязань крае тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре. 1908 елда үз кызын рус мәктәбенә биргәч, аның дошманнары зур тавыш куптаралар. Бу - шәһәрдә моңарчы күрелмәгән вакыйга була. 1910-1912 елларда рус урта уку йортларында татар укучылары күренгәли башлый. Алардан укучы яшьләр түгәрәге оештырып, С. Булатова 1916 ел ахырында татарча спектакль куярга рөхсәт сорый. Үтенеч кире кагылуга карамастан, татарча спектакль шәхси йортта уйнала. Муллалар С. Булатованы укытучылыктан мәхрүм итүне таләп итәләр.

Инкыйлаб Февраль инкыйлабы булгач, татар телендә «Чалгы» газетасын чыгаруны җайга сала. Вакытлы хөкүмәткә каршы язылган мәкаләләрне бастырган өчен, 3 нче саныннан соң газетаны ябалар, С. Булатованы мәктәптә эшләүдән читләштерәләр, Рязань губернасыннан сөрәләр.

1917 елның сентябрендә Пенза губернасының Енә авылында мәктәптә эшли башлый. Шуралар хакимияте урнашкач, туган шәһәренә кайтырга мөмкин була. Касыйм өязе халык мәгарифе бүлегенең татар мәктәпләре буенча инструкторы, Касыйм өязе мөселман эшләре буенча халык комиссариатының мәгариф бүлеге мөдире булып эшли. Татар балалары өчен балалар йорты ачуда башлап йөри, төп эшеннән аерылмыйча, аңа җитәкчелек итә.

1923 елда Рязань губернасы Тамбов губернасының кайбер татарлар күпләп яшәгән волостьлары кушылу исәбенә зурайгач, Рязань губернасы шурасында халык мәгарифе бүлегенең милли азчылыклар бүлекчәсе уполномоченные.

1924 елда ВКП (б) ҮК Мәскәүгә, Үзәк татар-башкорт бюросында эшләргә чакырып ала.

Сәяси золым 1939 елда кулга алына. 1955 елда, вафатыннан соң, исеме аклана.

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 Книга Памяти Республики Татарстан. К.: Издательство Книга Памяти, 1993-2010. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991. ISBN 5-298-00652-3

Сылтамалар С.Х. Булатова «Милләттәшләр» сайтында ССРБда сәяси золым корбаннары исемлеге

Искәрмәләр

Төркем:Мөгаллимнәр Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Оешма җитәкчеләре Төркем:Сталин репрессияләре корбаннары